-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Иман
14 гыйнвар , 09:25

2026 елда дини бәйрәмнәр һәм мөбарәк көннәр

2025 елның 20 декабрендә, кояш баю белән, һиҗри календаре буенча рәҗәб аена аяк бастык һәм әлеге мөбарәк айның 5-6 көнендә (25-26 декабрь) Рәгаиб кичәсе керде. “Рәҗәб” сүзе “бөекләү”, “олылау” мәгънәсенә ия. Рәҗәб аеннан соң – шәгъбан, ә аннан соң Рамазан ае килә. Шуңа да бу айда мөселманнар Рамазан ае уразасына әзерләнә башлый. Әнәс бине Мәлик радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мондый дога кылганын хәбәр иткән: “Аллааһүммә бәәрик ләнәә фии раҗәбин вә шәгъбәәнә вә бәллигънәә Рамәдаан” (Мәгънәсе: “Йә, Аллаһым, рәҗәб һәм шәгъбан айларын безгә бәрәкәтле кыл һәм Рамазан аена ирешергә ярдәм ит”.

2026 елда дини бәйрәмнәр һәм мөбарәк көннәр
2026 елда дини бәйрәмнәр һәм мөбарәк көннәр
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Исегездә тотыгыз: рәҗәб – Аллаһы Тәгаләнең ае. Бу айда берәрегез бер көн булса да ураза тотса, Аллаһы Тәгалә аннан разый булыр”, – дигән.

Рәҗәб аенда Рәгаиб һәм Мигъраҗ дип аталган мөбарәк кичәләр бар.

15-16 гыйнвар – Мигъраҗ кичәсе, рәҗәб аеның 26-27нче көне. Бөтен кешелек дөньясына рәхмәт һәм шәфкать итеп җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең җиде кат күккә, Аллаһы Тәгалә хозурына ашуы белән бәйле бәйрәм. Шушы кичәдә Аллаһы Тәгалә, Пәй­гамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмне Үзенең хозурына чакырып, үткән пәйгамбәрләр белән күрештереп, исәпсез хикмәт һәм олы могҗизалар күрсәтте.
Мигъраҗ кичәсендә Пәй­гамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә өч бүләк булды. Биш вакыт намаз уку бу кичәдә фарыз ителә. Ислам фәлсәфәсе буенча, бу кичәдә Коръәннең “Бәкара” сүрәсенең 285-286нчы һәм “Исра” сүрәсенең 23-29нчы аятьләре иңгән. Пәйгам­бә­ребезгә Кыямәт көнендә өм­мәтен яклау хокукы бирелде, ягъни Пәйгамбәребез сал­ләллаһу галәйһи вә сәлләм Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгаләдән гөнаһлы мө­сел­маннарга ярдәм биреп, аларны газап­лардан коткаруны сораячак.

2-3 февраль – Бәраәт кичәсе, шәгъбан аеның 14-15нче көне. Бәраәт кичәсе гөнаһтан, явыз нияттән, золым гамәлдән, адәм вә хайван рәнҗетүдән, җәзадан коткарылу, хәрамнан арыну мәгънәсен аңлата. Шәригатьчә әйткәндә, Бәраәт – ул гафу-мәгъфирәт, истигъфар кичәсе. Бәндәләрнең бер еллык бәхете шушы кичәдә тәгаен кылына. Шуның өчен ул изге кичәләрдән санала.

Бәраәт – ул тәүбә кичәсе. Шуның өчен дә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең мөбарәк хәдисендә: “Әй, адәмнәр, ашыгыгыз намаз укырга, намазның вакыты үтмәстән әүвәл”, дип, өммәтенә әйтеп калдырды. Рәсүлебез Бәраәт кичәсендә фәкать гыйбадәт вә намаз белән мәшгуль булган. Раббыбызның рәхмәтен сорап догалар кылуны үзенә гадәт иткән һәм: “Шәгъбан аеның 15нче кичәсе кергәч, төндә гыйбадәт кылып, көн­дезендә ураза тотыгыз”, – дип, өммәтен өндәгән.

19 февраль – изге Рамазан ае һәм Ураза башланган көн.

16-17 март – Кадер кичәсе, Рамазан аеның 26-27нче көне. Коръән Кәримдә искә алынган иң мөһим, иң әһәмиятле кичә. Бу төн – язмыш хәл ителә торган, көч-кодрәт төне. Ул Рамазан аеның 26нчы көненә туры килә. Рамазан аеның соңгы өч кө­ненең төннәре дә изге санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сәхабәләренә: “Кадер кичәсен рамазан шәриф аеның ахыргы ун көненең бер так кичәсендә эзләгез”, – диде. Ягъни 21, 23, 25, 27 һәм 29нчы кичәдә булуы ихтимал. Шушы кичәләрдә аеруча күбрәк дога, истигъфар, гамәл вә гыйбадәт белән шө­гыльләнү мотлак. Әлеге һәм Рамазан ае тәмамланыр алдыннан булучы башка төннәрдә, йокламыйча, Аллаһы Тәгаләдән ярлыкауны теләп-ялварып, намаз укып чыгалар. Нәкъ менә кадер төнендә Коръән Кәримнең төп нөсхәсе, Аллаһы Тәгаләнең көрси-тәхете өстеннән алынып, Җәбраил фәрештә тарафыннан күкнең җиргә якын катына күчерелә һәм, шуннан торып, аның эчтәлеге 22 ел дәвамында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә иңдерелә.

20 март – Ураза бәйрәме, шәүвәл аеның 1нче көне. Мөселманнарның ике зур бәй­рәменең берсе. Мөэмин-мөсел­маннар Рамазан аенда ураза тота, ай дәвамында сәхәргә тора, калебләрен Хак Тәгаләгә юнәлтеп, гафу итүен сорап, Аңа ялвара, тәүбә итә, дога һәм намаз укый. Кулларын, аякларын, телләрен, күзләрен һәм колакларын динебезгә хәрам булган нәрсәләрдән тыярга, аяклары начар юлдан йөрмәскә, куллар җәбер-золым кылмаска, күзләр әшәкелекне күрмәскә, колаклар әхлаксыз сүзләрне тыңламаска, телләр гайбәт сөйләмәскә тырыша. Шул рәвешле алар Аллаһка кол булу имтиханын үтә.

Шәүвәл аеның беренче кө­нендә кояш сөңге буе күтәрелгән вакытта гает намазы укыла, вәгазь сөйләнә. Шәүвәл аеның өч көне тулысынча бәйрәм санала.
26 май – Гарәфә көне, зөлхиҗҗә аеның 9нчы көне. Хаҗ гамәле шушы көндә башкарыла. Изге Гарәфә көнендә Җир шарының төрле кыйтгаларыннан, илләреннән Ислам диненең бишенче баганасы, терәге булган хаҗ гыйбадәтен үтәү өчен олы тырышлык һәм ихласлык белән килгән берничә миллион хаҗи Гарәфәт тавында дога вә гыйбадәт, тәсбих вә тәһлил, истигъфар вә тәлбия әйтеп, хаҗ гыйбадәтенең икенче фарызын үти. Гарәфә – тану көне. Ибраһим га­ләй­һис­сә­ләмнең нәзере хәтеренә килеп (Ибраһимның озак еллар баласы булмый. Ул: “Әгәр минем улым булса, мин аны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан итәр идем”, – дип нәзер әйткән була), төшен аңлаган көне.

27 май – Корбан бәйрәме, зөлхиҗҗә аеның 10нчы көне. Мөселманнарның иң зур бәйрәме. Ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән соң башлана торган Корбан чалу бәйрәме, ул 3 көн дәвам итә.

“Корбан” сүзе “якынаю” мәгъ­нәсендә Аллаһы Тәгаләгә изге гамәлләр белән якынаюны аңлата. Ләкин гарәп халкы аны “Гайдел-адхә” дип атый. “Адхә” – “күрсәтү”, ягъни Аллаһка үзебезнең тугрылыгыбызны күрсәтү бәйрәме. Корбан – Аллаһка якын булыр өчен кылына торган бер гамәл. Корбан чалып, без Раббыбызга якынлыгыбызны тагын бер исбатлыйбыз.

Ә нәрсә белән якын булабыз соң? Аллаһы Тәгаләгә чалган корбаннарыбызның ите дә, сөяге дә, мае да, йоны да ирешми бит. Пәйгамбәребез Мө­хәм­мәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисендә: “...Аллаһы Тәгаләгә кү­ңел­ләрегездәге иманнарыгыз, ихласлыгыгыз ирешә. Аллаһ ризалыгы өчен чалынган кор­банның каныннан беренче тамчысы җиргә төшкәнче Аллаһ шул кешенең гөнаһларын ярлыкар”, – ди.

26, 27, 28, 29, 30 май – Тәкъбир әт-Тәшрикъ көннәре, зөлхиҗҗә аеның 9, 10, 11, 12, 13нче көннәре.
Гарәфә көнендә (26 май) иртәнге намаздан башлап, зөлхиҗҗә аеның 13нче көнен­дәге икенде намазын да (30 май) кертеп, фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: “Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһу әкбәр вә лилләәһил-хәмд” дип тәкъбир әйтү мәҗбүри була (хатын-кызлар тәкъбирне эчтән әйтә).

16 июнь – Яңа 1448 һиҗри ел башланган көн, мөхәррәм аеның 1нче көне. Бу айда күп итеп хәер (зәкят) бирелә, изге гамәлләр кылына.

25 июнь – Гашура бәйрәме, мөхәррәм аеның 10нчы көне. Мөхәррәм ае мөселманнар өчен иң хөрмәтле айларның берсе булып тора. Гашура исә мө­хәррәм аеның иң кыйммәтле көне санала. Бу көнне ураза тоту һәм хәер өләшү сөннәт. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм сәхабәләр бу көннәрдә ураза тоткан. Гашура сүзе гарәп­чәдән “ун” дип тәрҗемә ителә. Бу көнне күп пәйгамбәрләр бәхет­сез­лек­ләрдән, төрле афәт­ләрдән котылып калган булг­ан.

24-25 август – Мәүлид кичәсе (Мәүлид ән-Нәби), рабигыль-әүвәл аеның 11-12нче көне. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм­нең туган көне.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм­нең туган көне булу сәбәпле, бездә, татар һәм башкорт халыкларында да, ул бик зурлап бер ай давамында бәйрәм ите-лә, ай буена мәчет-мәдрә­сәләребездә вәгазь сөйләнелә, олуг шатлык белән гыйбадәтләр кылына. Мөселман өйләрендә Мәүлид ашлары уздырыла, Коръән укый­лар, Пәйгәм­бәребезгә багыш­лап салаватлар, мөнәҗәтләр әйтәләр.

10-11 декабрь – Рәгаиб кичәсе. Өч изге айның беренчесе булган рәҗәб аеның 1нче көне. Бу кичәдә Рәсүлулланың атасы хәзрәти Габдуллаһ белән анасы хәзрәти Әминәнең никахлары булып, беренче тапкыр күрешкәннәр. Дини китаплардан күренүенчә, бу – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туачагы тәгаен билгеле булган кич.

Бу кичәне догалар кылып, Коръән Кәримне һәм нәфел намазларын укып үткәрү киңәш ителә. Пәйгамбәребез Мөхәм­мәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бу кичәдә уяу торып гыйбадәтләр кылганлыгы хакында әйтелә.

Рәгаиб – догалар кабул кылына торган кичә ул. Пәйгам­бәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Биш кичә бардыр. Ул кичәләрдә кылынган догалар кабул булыр. Алар: рәҗәб аеның беренче җомга киче – Рәгаиб кичәсе, шәгъбан аеның 14еннән 15енә каршы киче – Бәраәт кичәсе, пәнҗешәмбе кояш баю белән башлана торган җомга киче, Рамазан гаете кичәсе һәм Корбан гаете кичәсе”.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас