-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Иман
16 гыйнвар , 09:50

Аллаһка ышану кайдан килә?

“Минем дини тәрбиям дә, дини белемем дә юк, намаз да укымыйм. Ләкин Аллаһка ышану бар, күңелдә аңлатып булмый торган бер төрле хис. Кайдан килә ул хис? Һәм мин үземне мөселман дия аламмы?”

Аллаһка ышану кайдан килә?
Аллаһка ышану кайдан килә?

“Бу хис – иман, Аллаһка ышану хисе. Ислам галимнәре әйтүенчә, Аллаһка ышаныр өчен, һәр кешегә 3 нәрсә төп сәбәп булып тора. Шул сәбәпләрнең берсен карыйк. Ул да булса һәр кешегә тумыштан бирелә торган Аллаһны тою хисе (фитрый иман).

Бала ана карынында формалаша. Бу хакта һәркайсыбыз белә. Баланың тәне җыелып беткәннән соң, көннәрдән бер көнне яралгы “терелә”, хәрәкәтләнә башлый. Халык телендә моны «җан керде» диләр. Галимнәр аңлатуынча, җан ахирәттән җибәрелә. Аллаһның әмере буенча, фәрештәләр җанны ана карынындагы яралгыга өреп китә... Әйдәгез, уйлап карыйк: җан ахирәттән килгәч, димәк, җанның ахирәт тормышын күргәне бар. Ул аны белә!

Коръәндә болай диелә: “Раббың Адәм (нәселеннән, турыдан-туры аңардан яралтачак балаларын, аның) балаларыннан (исә) аларның аркаларыннан нәселләрен чыгарды һәм (ул нәселләргә тормыш, аңлау һәм сөйләшү сәләте биреп,) аларны үз-үзләренә шаһит тотты: “Мин сезнең Раббыгыз түгелме?”
Алар исә: “Әлбәттә (Раббыбыз Син генәсең)! Без (Синнән башка Раббыбыз булмаганына һәм Синең берлегеңә) шаһитлык итәбез» – диделәр.
(Аллаһ аны) Кыямәт көнендә сез: “Без моннан хәбәрсез идек», – дип әйтмәвегез өчен (эшләде)” (“Әл-Әгъраф” (“Киртәләр”) сүрәсе, 172нче аять)

Нәкъ менә шуңа күрә, җан үзенең шушы ахирәт тормышына әйләнеп кайтасы барлыгын да төгәл белә. Менә бу фитрый иман дип атала да инде. Һәр әти-әни баласын үзенчә тәрбияли. Әмма фитрый иман кеше күңелендә гомерлеккә кала”, - дип яза “Хозур дин турында”.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас