-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Иман
17 гыйнвар , 15:20

Рухи маяк ул

Уфа районының “Суфия” мәчетендә күркәм чара узды.

Рухи маяк ул
Рухи маяк ул
Уфа районының Яңа Булгаково авылындагы “Суфия” мәчетендә күркәм чара узды. Узган елның соңгы һәм Рәҗәп аеның беренче җомгасы мөселман кардәшләребезне бергә җыйды. Вәгазьләр укылды, догалар кылынды, киләсе елга иминлек, тынычлык теләнде. Бу көнне иман йортына авылның өлкәннәре дә, яшьләре дә, шулай ук күпсанлы кунаклар да килеп, һәркем күңеленә рухи азык алды.

Яңа Булгаково авылындагы “Суфия” мәчетенә ул төзелгән вакытта ук халык йөри иде. Ихатада тирмә корып, җомга намазлары, дини бәйрәмнәр шунда даими үткәрелеп килде. Ә инде узган елның июнь аенда гыйбадәт йорты тантаналы шартларда ачылганнан соң, моннан кеше өзелми, аның ишекләре көн саен һәркем өчен ачык. Бүген биредә имам-хатыйб Тимербулат хәзрәт Богданов һәм мөәзин Илшат хәзрәт Саматов, җомга намазларын һәм дини бәйрәмнәрне үткәрүдән тыш, өйләнешү­челәргә никах укый, яңа туган сабыйларга исем куша, шулай ук ял көннәрендә Ислам дине нигезләрен, гарәп телен өйрә­нү­челәргә сабак бирә. Әле күптән түгел генә изге хезмәткә шушы авылда яшәүче Айнур хәзрәт Габитов та кушылган. Ул, гадәттә, иртәнге намазларда үзенең моңлы тавышы белән азан әйтә.
Бу юлы да мәчет үзенең кунакчыл ишекләрен ачып, күңелләргә иман нуры сибүче мәҗлескә җыйды. Изге җомга көнне бердәм көч белән үт­кәре­лгән бәйрәм чарасы да бик җылы, эчтәлекле булды. Илшат хәзрәт бил­геләвенчә, бәйрәмнәргә күрше­ләрне – башка мәчет­ләрнең имамнарын да еш чакыралар. Менә бу көнне дә Булгаково авылы мәхәлләсе имам-хатыйбы Нурмөхәммәт хәзрәт Нуриев Ислам кануннарын, динебез­нең асылын, әхлак кагый­дәләрен аңлатты, Рәҗәп ае фазыйләтләре турында эч­тәле­к­ле вәгазь сөйләде. Шулай ук Нурмө­хәммәт хәзрәт мөселманнарны бердәм булырга, бер-бере­безгә ярдәм итеп яшәргә чакырды, Ватаныбыз өчен сынау чорында моның аеруча мөһим булуын билгеләде. Вәгазь ахырында җы­е­лу­чылар бергә­ләшеп Аллаһы Тәгаләдән илебезгә, халкыбызга тынычлык, иминлек, муллык-бәрәкәт сорап дога кылды.
“Суфия” мәчетенең байтак чараларында Уфа районы хакимияте вәкилләре дә катнаша. Җомга намазына район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Люцина Ризванова килгән иде.
– Сез үткәргән чараларда катнашу – зур горурлык, моннан рухи көч алып кайтасың. Яхшы сүзләрегез, игелекле эш-гамәлләрегез белән районыбыз данын күтәрәсез. Мәҗлесләр үткәреп, аралашып-киңәшләшеп яшәвегез зур хөрмәткә лаек, – диде Люцина Ирек кызы, һәм дин әһелләренә башкарган эшләре өчен рәхмәтләрен, барлык җыелучыларга изге теләк­ләрен җиткерде.
Мәчет күрке – халык, диләр. Аны төзүгә күп көч салган Ринат абый Гыйззәтуллин да мәчетнең халык белән тулы булуына ихлас сөенә. Ринат Тимербай улы билгеләвенчә, биредә төзелеш эшләре киләчәктә дә дәвам итәчәк. Әле күптән түгел генә тәһарәт­ханә төзелешен тәмам­лаган­нар. Арытаба күрше биләмәдә мәдрәсә һәм балалар мәйдан­чыгы да булачак. Әйткәндәй, мәчеткә йөрүчеләрнең барысы да диярлек аның төзелешендә катнашкан кешеләр, шуның өчен дә бик кадерле ул аларга. Бәйрәм уңаеннан аларга мәчет исеменнән бүләкләр дә өләшенде.
Җомга намазыннан соң кунаклар мәчеткә йөрүчеләрнең күчтәнәчләреннән һәм авыл­ның уңган хатын-кызлары әзерләгән мул табын артына җыелды: кайнар аш, тәмле чәй белән сыйланып, ихлас аралашты, хатирәләрне яңарт­ты.
“Суфия” мәчете – Яңа Булгаково авылының рухи үзәге ул. Ул халыкны берләштерә, иманга өнди, яхшылыкка юл күрсәтә. Әлеге чара да авыл халкы һәм төрле яклардан килгән кунаклар өчен зур әһәмияткә ия булды: һәр­кемнең күңеленә иман орлыклары салды, рухи көч өстәде.
Биредә үткәрелгән чара­лар­ның һәрберсе халыкны берләш­терү, гореф-гадәт­ләрне саклау, рухи кыйммәт­ләрне күтәрү, яшь буында патриотлык хисен тәрбияләүгә юнәлтелгән һәм халкыбызның иманлы, әхлаклы булып яшәвенә булышлык итә. “Суфия” мәчете киләчәктә дә тирә-якка иман нуры чәчәр, рухи маяк булып торыр, дип ышанасы килә.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Уфа районы.


Рухи маяк ул
Рухи маяк ул
Рухи маяк ул
Рухи маяк ул
Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас