Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Рәҗәб — Аллаһның ае, Шәгъбан — минем аем, ә Рамазан — өммәтемнең ае”, – дигән.
Шәгъбанда Аллаһка якынаерга мөмкинлек бирелә, Аның рәхмәт ишекләре киңрәк ачыла, гөнаһлар ярлыкана, гыйбадәт кылу һәм изге гамәлләр өчен тагын да күбрәк савап бирелә.
Тулы ай ураза тоту Рамазан аенда килсә дә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Шәгъбан аеның беренче яртынсында күп ураза тоткан дип әйтелә. Шәгъбан аеның икенче яртысында бераз ял итеп, фарыз уразасына әзерләнү хәерле санала.
Шәгъбан аенда кылган изге гамәл-гыйбадәтләр өчен Раббыбыз савапларны арттырып бирә, шул сәбәпле, изгелекләрне күбрәк кылу бик тә әһәмиятледер. Бу форсатны кулланган кешеләр – уңыш казанучылар.
Мөхтәрәм дин кардәшләр! Ошбу олы фазыйләтләре булган айда, гафләттән уянып, иәгелекләребезне тагын да арттырып, Аллаһның ризалыгына ирешергә насыйп булсын!
Раббыбыз Аллаһ Рамазан аена хәерле рәвештә әзерләнергә насыйп итсен! Шәгъбан ае мөбарәк булсын!
Фото: pixabay.com.