Дин тотучыларга архитектура һәйкәлен кайтару Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте җитәкчелеге башлангычы белән башланды, әмма аны терегезү өчен шәһәр хакимияте һәм эшкуар-меценатлар катнашлыгында күләмле реконструкция таләп ителде.
9 гыйнварда озак һәм катлаулы реконструкция тәмамлануын белдерүче вакыйга булды. Тантанада һәм җомга намазында Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти, Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте хакимияте һәм Русия Ислам университеты хезмәткәрләре, проект һәм төзелеш оешмалары вәкилләре, дин әһелләре һәм мәхәллә халкы катнашты.
Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җыелучыларны мәчетнең рәсми ачылуы белән чын күңелдән котлады. Русия мөселман өммәте башлыгы дин тотучыларга Русия халыклары бердәмлеге елына багышланган үгет-нәсыйхәт белән мөрәҗәгать итте, халыкның көче – аның традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр нигезендә берләшүендә, дип билгеләп үтте.
Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев тарихи әһәмияткә ия мәчетне тергезүгә үз өлешләрен керткән һәркемгә рәхмәт белдерде. Мэр Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә “Казанышлары өчен” медален тапшырды. Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе урынбасары, Русия Ислам университеты ректоры Гомәр Таҗетдинов, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең эшләр идарәчесе, РИУның стратегик үсеш буенча проректоры Артур Гобәйдуллин, “Вектор” җәмгыяте җитәкчесе Елена Сергеева, “Беренче трест” җәмгыятенең баш инженеры Игорь Акбарисов, “Арт-Квадрат” үзәгенә нигез салучы, иганәче Рөстәм Әбделмановның әнисе Хәлилә ханым Уфа шәһәре хакимияте башлыгыннан Рәхмәт хатына лаек булдылар. Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Ратмир Мәүлиевның Башкортстан башкаласының чәчәк атуына керткән зур өлешен билгеләп үтте һәм аңа “Иман һәм намус” орденын тапшырды.
“Хәкимия” – Уфа шәһәрендә һәм Уфа губернасында ике манаралы бердәнбер кирпеч мәчет. Ул өч яруслы нигезгә урнаштырылган, чыгынкы орнамент белән бизәлгән 18 метрлы ике манаралы. Тарихка күз салсак, 1904 елда Уфа губерна идарәсе исеменә Бекетов урамында җәмигъ мәчете төзергә рөхсәт бирү турында үтенеч җибәрелә. Ике елдан, 1906 елның 17 мартында, төзелеш башларга рөхсәт бирелә. 1906 елның 7 сентябрендә сызымнары раслана.
Мәчет 1907-08 елларда төзелә башлый. Үзенең йорты янында мәчет төзүнең чыгымнарын Русия Кызыл Хач җәмгыятенең Уфа губерна идарәсе әгъзасы, татар сәүдәгәре Габделлатыйф Хәкимов күтәрә. Мәчет янәшәсендә “Хәкимия” мәдрәсәсе дә төзелә.
Сәүдәгәр Г. Хәкимов әлеге мәчет һәм мәдрәсә биналарын Ырынбур диния идарәсенә бүләк итә. 1913 елда җәмигъ мәчете химаячеләре үтенече буенча сәүдәгәр Г. Хәкимовка нәселдән-нәселгә күчүче “Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе” исеме бирелә.
Шәҗәрәсе данлыклы Түнтәр авылына (Татарстанның Балтач районы) нигез салучылар – Янгол бабаның алты баласының берсе Үкәчегә барып тоташкан Габделхәким Габделхалик улы нәселе вәкилләре татарның хәйриячелек тарихында тирән эз калдырган.
Даими рәвештә Уфада яшәп, сәүдә эше белән шөгыльләнсә дә, Габделлатыйф Хәкимов 1893 елга кадәр Түнтәр авылы крестьяны булып саналган, 1893-1904 елларда – икенче гильдияле Малмыж сәүдәгәре, 1904 елдан соң гына ул гаиләсе белән тулысынча Уфага күченгән һәм беренче гильдияле Уфа сәүдәгәренә әверелгән. Габделлатыйф Хәкимов Түнтәрдә, Малмыжда, Бөгелмәдә, Уфада, Ырынбурда кибетләр тоткан, Петербург белән дә элемтәдә булган.
Габделлатыйф Хәкимов, аның гаиләсе хәйриячелектә актив катнашуы белән данлыклы. Ул 1906-07 елларда Уфа шәһәрендә “Әл-галәми әл-Ислами” (“Ислам дөньясы”) гәзитен чыгаруны финанслый. Уфаның 3нче мәчетен төзү эшенә үзеннән акчалата зур ярдәм күрсәтә. Уфа имамы Мөхәммәтсабир Хәсәновның “Вакыт” гәзитендәге мәкаләсендә (1906 ел, 7 октябрь) шул чорның атаклы сәүдәгәрләре һәм гади кешеләрнең мәчет төзелешенә матди ярдәм итүләре сурәтләнә. Мәкаләдә китерелгән саннардан күренүенчә, бу мәчет төзелешенә иң зур иганә керткән кеше сәүдәгәр Габделлатыйф Хәкимов булган: “Уфа шәһәрендә булган өченче мәчетнең планы вилаят мәхкамәсеннән 1901 ел 30 апрель 532 номерда тасдыйк ителмеш вә 1903 ел тәмам булып, 24 ноябрь җомга намазы укылып, ачылмыштыр.
...Моның өстенә Уфаның сәүдәгәре Габделлатыйф Хәкимов 600 сум мәчет түбәсе ябар өчен һәм моңа кирәкле агачларны биргән. ...Уфаның үзеннән 1590 сум җыелган, шуның эченнән Габделлатыйф Хәкимов биргән 1000 сум. ...Хәкимовтан мич өчен алынган 100 сум”.
Гәзитнең шул ук санында Уфа шәһәрендә Габделлатыйф Хәкимов тарафыннан ният ителгән 4нче мәчеткә нигез ташы салыну хакында язылган: “Ошбу сентябрь 22нче көн иртә сәгать 9да Хәкимов тарафыннан бинасы касд ителгән мәчет җәмигъ нигезе корылырга башланып, әүвәле ташны салдылар. Мөфти вә казыйлар, ахун вә мөдәррисләр вә башка мөгътәбәр затлар хозур булдылар. Бу мәчет өчен рөхсәт алмак күп мәшәкатьле булды. Имди гыйбадәт илә мәгъмүр булып, янында мәктәп вә мәдрәсәләр һәм булсын иде... Нигез салмак мөнәсәбәте илә Коръән Шәриф укылды”.
Мәчетнең беренче имам-хатыйбы итеп Бөгелмә өязе Зәй-Каратай авылы җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы булган Мөхәммәтһади Фәхретдинов сайлана. Мөәзин — Төхвәтулла Корбанов. 1908 елның 19 октябрендә мәчетнең метрикә кенәгәсендә имам-хатыйпның мәхәлләне кабул итеп алуы турында беренче язу теркәлгән.
1930 елның 19 февралендә, БашЦИК карары нигезендә, мәчет ябыла, бинасы мәктәпкә бирелә. Мәктәп ачылмый кала. Шул ук елның 9 сентябрендә бина БАССРның Хезмәт халык комиссариатына тапшырыла, “Меңчеләр” курслары ачыла.
1934 елда мәчеттән “8 Март исемендәге фабрика” өчен клуб ясыйлар. 1939 елда мәчетнең манаралары сүтелә, эчке бүлмәләр сүтелеп, яңача корыла. 1948 елда бинада Уфа шәһәр хәрби коменданты урнаша. 1970 елдан “Башкирэнерго” диспетчерлык идарәсе була, янәшәдә трансформатор подстанциясе урнаштыралар.
1991 елда мәчет бинасын мөселманнарга кире кайтарып бирү турында карар чыга. 1992 елның февраль аенда “Хәкимия” мәчете һәм мәдрәсә биналары Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан мөселманнарга кайтарылса да, “Башкирэнерго” бинаны 2002 елда гына бушатты.
Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте һәм Русия Ислам университеты ярдәмендә мәчет бинасын тергезү эше башланды. Биредә 300 урынлык кызлар мәдрәсәсе ачу планлаштырыла. Янәшәдә мәчет һәм мәдрәсә хезмәткәрләре өчен йорт, хәләл кафе һәм китапханә төзеләчәк.
2019 елның октябрендә “XXI гасыр мәгариф киңлегендә Исламның идеаллары һәм кыйммәтләре” дип аталган XII Халыкара фәнни-гамәли конференциянең мөхтәрәм кунаклары катнашлыгында манараларга ярымайлар утыртылды һәм Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин мәчет залында беренче намазны үткәрде.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.