Ислам галимнәре билгеләвенчә, Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә — Бәраәт кичәседер. Чөнки Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөнья күгенә иңдерелгән һәм Кадер кичәсендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә төшерелә башлаган.
Бәраәт кичәсе гөнаһтан, явыз нияттән, золым гамәлдән, адәм вә хайван рәнҗетүдән, җәзадан коткарылу, хәрамнан арыну мәгънәсен аңлата. Шәригатьчә әйткәндә, Бәраәт – ул гафу-мәгъфирәт, истигъфар кичәсе. Бәндәләрнең бер еллык бәхете шушы кичәдә тәгаен кылына. Шуның өчен ул изге кичәләрдән санала.
Бу кичәдә Аллаһ Тәгалә бәндәләренә гөнаһлардан арыну, рухи яктан пакьләнү мөмкинлеге бирә. Бәраәт “бурычтан һәм җәзадан котылу” дигәнне аңлата.
Гата ибне Ясәр разыйаллаһу гәнһе, бу кичәдә ике Бәраәт кичәсе арасында вафат булачакларның исемнәре Газраил галәйһис-сәлләм сәхифәләренә теркәлер, дигән.
Бу кичәдә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм агасы хәзрәти Габбас разыйаллаһу гәнһене тәсбих намазын укырга өнди.
Ислам әдәбиятында Бәраәт кичәсенең биш хикмәте турында менә нәрсәләр язылган. Бу кичәдә хикмәтле рәвештә башкарылачак эшләрнең иң әһәмиятлеләре сайланып билгеләнә. Бу кичәдә кылынган гыйбадәт (укылган намаз, ураза, Коръән, хәтем итү, дога, зикер, тәүбә) аеруча фазыйләтле һәм саваплы була. Бу кичә илаһи ихсан һәм бәрәкәт белән тулы. Бәраәт — мәгъфирәт (ягъни ярлыкау) кичәседер. Бу кичәдә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә тулы шәфәгать бирелгән.
Шәгъбан аеның 13нче кичәсендә Расүл Әкрам өммәте өчен Аллаһ Тәгаләдән шәфәгать (яклау) теләгән. Һәм аның өчтән бере бирелгән. 14нче кичәсендә кабат сораган. Тагын өчтән бере бирелгән. 15нче кичәсендә янә сораган һәм бу юлы тулы шәфәгать бирелгән.
Шәгъбанның 15нче кичәсе белән бәйле хәдис тә бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай ди: “Шәгъбан аеның 15нче кичәсе кердеме, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз. Чөнки Аллаһы Тәгалә ул кичне кояш баеган вакытта дөнья сәмасында (күгендә) тәҗәлли итә (беленә, күренә) һәм: “Тәүбә вә истигъфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризыклы булырга теләсә, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?” — дип, таң атканчы сорап торыр. Бу көннәрдә ураза тоту саваплы санала.
Фото: рixabay