-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Иман
5 февраль , 12:10

Кабул ителмәгән догаларның язмышы нинди?

Кайчакта догаларыбыз, күпме кылсак та, еллар буена җавапсыз кала бирә, әмма алар хакында кабул булмады, дип әйтү дөресме икән?

Кабул ителмәгән догаларның язмышы нинди?
Кабул ителмәгән догаларның язмышы нинди?
Эш шунда: кайбер догалар бу дөньяда кабул кылынмыйча, ахирәткә калдырыла. Бу догалар хакында хәдисләрдә болай дип әйтелә:
“Кеше кабердән кубарылып, Аллаһ каршына килгәч, тау кадәр өелгән зур саваплар күрәчәк һәм: “Йә, Раббым, мин бит әллә нәрсә эшләмәдем дә, бу саваплар каян килгән?” – дип сорар. Аңа: “Бу синең дөньяда кабул кылынмаган догаларың”, – дип әйтерләр. Һәм ул: “Раббым, бөтен догаларымны да кабул итмичә ахирәткә күчергән булсаң иде”, – дип әйтер”.

Чынлыкта без үзебез өчен нәрсә хәерлерәк булуын белмибез! Шуңа беркайчан да дога кылудан туктарга һәм өметне өзәргә ярамый. Дога – ул гыйбадәт. Ә гыйбадәт өчен әҗер-савапны Аллаһ Үзе бирә.

Фото: рixabay
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас