Турбаслы авыл биләмәсе составына кергән дүрт авылның һәрберсендә хәзер мәчет бар. Иске Юрмаш авылындагы истәлекле вакыйга – “Сәлам” мәчете ачылу уңаеннан авыл халкының шатлыгын уртаклашыр өчен мәртәбәле кунаклар килде. Русиянең Баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Иглин районы Советы секретаре Фәнил Рамазанов, Турбаслы авыл биләмәсе башлыгы Айдар Каюмов, Башкортстан Республикасы Үзәк диния нәзарәте имам-мөхтәсибе Флүр Сөнәгатуллин, шулай у күрше һәм якын-тирә авылларның дин әһелләре, күпсанлы кунаклар бу игелекле эшнең шаһиты булды. Яңа мәчетнең нурлы киләчәген, илләребезнең иминлеген һәм тынычлыгын теләп, догалар кылынды. Бу изге эшкә өлеш кертүчеләрнең хезмәтләре район хакимиятенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.
Иске Юрмаштагы мәчет төзелеше узган елның июнь аенда башланган булган. Урындагы халыкның тырышлыгы, иганәчеләрнең ярдәме белән бу эшне тиз арада башкарып чыкканнар. Имам-мөхтәсиб Флүр хәзрәт Сөнәгатуллин билгеләвенчә, халыкның мәчетле булу теләге һәм бердәмлеге дә үз ролен уйнаган. Шулай ук ул чыгышында тарих битләренә дә күз ташлады. Революциягә кадәр бу урында имамның йорты булган һәм бер гасырдан соң биредә Аллаһ йорты барлыкка килде.
Мәчет төзү турында хыялланып яшәсәләр дә, имам-хатыйб булмау да борчуга сала. Флүр хәзрәт бу җаваплы да, изге дә бурычны Русия Ислам университеты укытучысы Абдулкәрим хәзрәт Кинҗәбаевка тәкъдим итә. Абдулкәрим хәзрәт менә инде 5 ел тирәсе гаиләсе белән Турбаслы авылында яши һәм мәчетнең төзелешенә дә, авылда рухи тормышны җанландыруга да зур көч сала.
Искеюрмашлылар шушы авыл кияве – эре төзелеш оешмасы җитәкчесе Рим Еникеевка аеруча рәхмәтле: төзелеш эшләренең күп өлешен үз өстенә алган.
Русиянең Баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның әлеге чарада катнашуы да аңа зур әһәмият өстәде. Бәйрәмгә җыелучылар аның вәгазен зур ихласлык белән тыңлады.
Тасма киселгәннән соң, җыелучылар мәчеткә үтте. Биредә аларны сый-нигъмәтләрдән торган бәйрәм табыны көтә иде. Аны да бер бергәләшеп әзерләгәннәр, һәркем кулыннан килгәнчә үз өлешен керткән. Мәсәлән, Урыс Юрмашы авылында яшәүче “Личный повар – Уфа” оешмасы җитәкчесе Руслан Бәдретдинов күрше авылда мәчет ачылачагы турында ишеткәч, тәүгеләрдән булып үзенең ярдәм итәргә әзер булуын белдерә һәм үзе җитештергән хәләл ризыклардан тыш, өстәлләр, савыт-саба һәм башка кирәк-яракларны да алып килә һәм табынны әзерләүдә дә актив катнаша.
Турбаслы авылы мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлнур Шәрәфетдинова изге эшкә акчалата да ярдәм иткән, ә бу вакыйга уңаеннан корбан итеп сарык чалдырган һәм итен тулысынча кунакларны сыйлау өчен тапшырган. Бу көнне шул иттән Флорид Байбурин үзенең уллары белән тәмле пылау пешерде. Зур вакыйгага сөенеп, хатын-кызлар да, бала-чага да китерелгән күчтәнәчләрдән йөгерә-йөгерә табын әзерләде.
Баш мөфти билгеләвенчә, бу - авыл өчен генә түгел, барлык республика, илебез өчен дә зур вакыйга. Мәчетле авылларда гына тынычлык, бәрәкәт була, хәерле эшләр арта. Киләчәктә дә Иске Юрмаштагы мәчет халыкның рухи терәге, иман нуры булып торыр һәм һәрвакыт халык белән тулы булыр, дип ышанасы килә.
Эльвира Ямалетдинова фотолары.