Иман
13 февраль , 05:05

Канәгатьлек

Чын мөселман тыйнак була. Ул булганына канәгатьләнергә, башкаларга үтенеч белән мөрәҗәгать итмәскә, авырлыкларга тап булса, сабыр итәргә, бөтен барлыгы белән хәер сораучылар хәленә төшмәскә тырыша.

КанәгатьлекКанәгатьлек
Канәгатьлек
“Үз-үзен тыярга омтылучыны Аллаһ тотнаклы итәчәк, булганына риза булучыны башка кешеләргә үтенеч белән мөрәҗәгать итүдән коткарачак, сабыр итүчегә Аллаһ сабырлык бирәчәк. Беркемнең дә әле сабырлыктан яхшырак һәм юмартрак бүләк алганы булмады”, – дип әйткән Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләм.

Ислам югары кул түбән кулдан яхшырак дип белдерә. Ул шуның белән фәкыйрьләрнең сәдакадан башка да яшәүгә ирешергә кызыктыра.

Дөрестән дә, байлар мөлкәтенең бер өлеше хаклы рәвештә фәкыйрьләрнеке булса да, шул ук вакытта Ислам, аларны төрле шелтә, үпкәләтү, кимсетүләрдән саклап калырга теләп, аларны хәергә, сәдакага гына карап тормаска өнди.

“Берегезнең бау алып, тауга барып утын җыюы, шуны китереп сатуы һәм шуннан сәдака бирүе – кешеләрдән соранып йөрүгә караганда хәерлерәктер”, – дигән Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләм.

Рәсүлүллаһ бу хәдистә кул көче белән эшләп ашарга һәм бу юлдагы мәшәкатьләргә сабыр итәргә чакыра, чөнки кешеләрдән сорану – иң түбән бер эштер. Үз тырышлыгы белән көн күрү сәбәпле Адәм баласының кадере, хөрмәте арта.
(Ризаэтдин Фәхретдин мирасыннан).

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас