+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Иман
16 февраль , 09:55

Хатын-кыз күрке – яулык

Кырмыскалы районының Сахай күпфункцияле Мәдәният йортында узган искиткеч җылы, шул ук вакытта гаҗәеп матур чара – “Яулык бәйрәме”ннән соң моның шулай булуына тагын бер кат инанырга мөмкин булды. Авылның олысын-кечесен – ак яулыклы әбиләрен дә, мәктәп яшендәге кызларны да бергә җыйган бу чараны урындагы мәчеткә йөрүче хатын-кызлар оештырды.

Хатын-кыз күрке – яулык
Хатын-кыз күрке – яулык
Сахай авылы мәчетендә элек-электән дини бәйрәмнәр, төрле чаралар үткәрелеп килде, җомга намазларына да биредә халык күпләп йөри, шулай ук балалар һәм өлкәннәр өчен дин сабаклары да оештырыла. Дәресләрне Гөлсирин Самикова һәм Илүзә Хисамова алып баралар. Балаларга Ислам нигезләрен Галия Әбделкәримова өйрәтә. Шул ук вакытта төрле чаралар да оештырырга тырышалар. “Яулык бәйрәме” дә очраклы гына уйланылмаган.
– Яулык – ул хатын-кызны бизәү генә түгел, ә аның иманлылыгын, әхлаклылыгын, әдәплелеген күрсәтүче баш киеме. Аллаһы Тәгалә шулай кушкан икән, без аның әмерен үтәргә тиеш. Һәм үзебез гыйлем алдык икән, аны башкалар белән уртаклашырга тиешбез. Әлеге чараны шуны күз уңында тотып оештырырга булдык, – ди Гөлнара Мөхәммәтшина.
Ул үзе дә мөгаллимә. Башта Сахай мәчетендә балаларга Ислам нигез­ләрен, гарәп телен өйрәтсә, дини белем алырга теләүчеләр күбәйгәч, ул хәзер район үзәгендә һәм Олыкүл мәчетләрендә хатын-кызларга сабак бирә.
Яулыкның мөселман хатын-кызлары тормышындагы ролен күрсәтү, милли гореф-гадәтләрне саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру максатын күз уңында тотып оештырылган чара мөгаллимәләрнең чыгышлары, викторина, мөнәҗәт әйтү, шулай ук җанлы аралашу белән үрелеп барды. Чыгыш ясаучылар яулыкның Ислам динендәге әһәмияте турында сөйләде, аның гыйффәтлелек, сафлык символы булуын ассызыклады.
Гөлнара Мөхәммәтшина җыелучы­ларга кызыклы сораулар белән дә мөрәҗәгать итте. “Яулык бәйләү горурлыкмы, әллә оятмы?” – дигән сорауга барысы да “горурлык” дип җавап бирде. “Ә нигә соң авылдагы барлык хатын-кызлар да яулык бәйләми?” – дигән сорауга, әлбәттә, җаваплар төрлечә булды. Кемдер әлегә әзер түгел, иртәрәк, дип исәпли. Шул ук вакытта кайберәүләр яулык бәйләүне динилек билгесе һәм үзләрен әле андый дәрәҗәгә җитмәгән, дип саный. Шулай, Гөлнара ханымга күптән түгел генә үзенең 8 яшьлек улы да шундый сорау биргән: “Әни, нигә син яулык ябынасың, ә күрше апалар ябынмый?” “Ә сез бу сорауга ничек җавап бирер идегез, җәмәгать?” – дип сорады ул җыелучылардан. Әлбәттә, балага җентекле итеп аңлатыр өчен күпләр шунда ук җавап кайтара да алмады.
– Элек-электән мөселман хатын-кызлары яулык бәйләгән. Яулык бәйләмәү гөнаһ булып санала. Чөнки бу – Аллаһы Тәгаләнең фарызы, боерыгы. Без аны үтәргә тиеш, – диде ул, яулык ябынуның барлык уңай якларына тукталып.
– Русиядә яулыклар уналты-унҗиденче гасырда ук популяр булган. Юка ефәктән зур итеп тегелгән. Яулык, бүләк ядкарь булып әнисеннән кызына – буыннан-буынга күчкән. Солдаттан кайтучы егетләр дә сөйгән кызларына, әниләренә бүләккә яулык сайлаган. Соңрак авыл хатын-кызлары исә яулыкны үзләре ал, ак ситсыдан теккән, кичләрен утырып, төрле бизәкләр чиккән.
Яулыкларда татар халкының тарихы да чагыла. Элегрәк әби-әниләре­без башларына өрпәк (өчпоч­маклы яулык) белән тастар (ак киндердән киселгән озынча яулык) бәйләп йөргән. Тора-бара фабрикада эшләнгән дүртпочмаклы яулыклар барлыкка килгән. Татар хатын-кызлары аны үзебезнең милли гореф-гадәт­ләргә туры китереп бөркәнгән. Ягъни ике янәшә почмагын ияк астына бәйләп, яулыкны аркага таратып төшергәннәр. Бу иңбашларны каплап торсын өчен шулай эшләнә. Ә ияк астындагы төен икенче иякне булдырмаска булышлык итә, – диде Әлфия Әнвәр кызы Хәмитова һәм, күргәзмәдәге һәрбер яулыкны кулына алып, аның тарихын сөйләде һәм кызларга бәйләп күрсәтте.
Хиҗаб турында да байтак мәгъ­лүмат яңгырады чарада. Гөлсирин Самикова аңлатып үтүенчә, гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә ул “пәрдә”, “каплау” дигән мәгънәне аңлата. Хиҗабның Аллаһы Тәгалә тарафыннан гүзәл зат­ларга бирелгән әмере һәм шул ук вакытта зур бүләге булуын әйтеп үтте. Ул чәчне каплар өчен яулык кына түгел, ә хатын-кызны чит-ятларның тәртипсез күзләреннән һәм ниятлә­реннән саклый торган пәрдә дә. Мөгаллимәнең сүзен шәкертләре дәвам итте һәм хиҗабның шартларын аңлатып китте.
Кичәдә мөселман хатын-кызларына зәвыклы итеп яулык бәйләү буенча осталык дәресе, дини темага викторина да үткәрелде. Ә дөрес җавап бирүчеләр бүләкләр алды. Әйткәндәй, “Яулык бәйрәме”нә килгән һәр кунак бу көнне аллы-гөлле матур яулыклар бәйләп кайтып китте.
Әйе, яулык бәйләүнең мәгънәсе төрле булырга мөмкин. Берәүләр өчен ул дини бурыч, иманлылык билгесе булса, икенчеләр өчен – милли гореф-гадәтләргә хөрмәт күрсәтү, үз мәдәниятен саклау чарасы. Кайберәү­ләр яулыкны тыйнаклык символы дип саный, ул хатын-кызны чит күзләрдән саклый, аның шәхси дөньясын саклап калырга ярдәм итә. Ничек кенә булмасын, башыңда яулык булса, син яклаулы да, саклаулы да һәм матур да!
Әгәр хатын-кыз Ислам кушканча киенсә һәм балаларын үз үрнәгендә тәрбияләсә, ул иң мөһим бурычын үтәячәк – Аллаһы Тәгалә каршында сафлыгын һәм гыйффәтлеген саклаячак. Ислам мәдәнияте һәм тради­цияләре кешеләрне гөнаһтан һәм хата-кимчелекләрдән читләштерә, һәм безнең балаларыбыз дини тәрбияне кечкенәдән үзенә сеңдереп үссә, җәмгыятебез төзек булыр, дигән фикерне җиткерергә теләде бәйрәмне оештыручылар.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

 

Хатын-кыз күрке – яулык
Хатын-кыз күрке – яулык
Хатын-кыз күрке – яулык
Хатын-кыз күрке – яулык
Хатын-кыз күрке – яулык
Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас