Иман
18 Февраля , 06:35

Рамазан ае мөбарәк булсын!

18 февральдә, кояш баеганнан соң, Рамазан-шәриф ае керә. Рамазан уразасы 19 февральдә (пәнҗешәмбе) тотыла башлый. Беренче тәравих намазы 18 февралендә ястү намазыннан соң укыла. Тәравих намазы Хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп үтәлә. Быел ураза 29 көн тотыла. 16-17 март (26-27 рамазан) – Кадер кичәсе. Уразаның соңгы көне – 19 мартта. 20 март (1нче шәүвәл) – Ураза бәйрәме.

Рамазан ае мөбарәк булсын!Рамазан ае мөбарәк булсын!
Рамазан ае мөбарәк булсын!
Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримендә әйтте: “И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз”. Рамазан аенда бөтен дөнья мөселманнары да ураза тота, таң вакытыннан кояш баеганчы һәртөрле ризыктан, эчемлектән һәм җенси якынлыктан тыелып тора.

Аллаһ Тәгалә безнең иманыбызны ачлык белән сыный. Бу – бик зур сынау, чөнки беркем күрмәсә дә, яныңда беркем булмаса да, ризык бар. Ләкин Аллаһ Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, ризыктан, хәләл икмәкләрдән тыелабыз.

Рамазан аенда ураза тоткан бәндәләргә күп сөенечле вәгъдәләр бар. Ә Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән күркәм вәгъдәләрнең иң зурысы: “Рамазан аенда ураза тотучының тоткан уразасы кабул булса, анадан яңа туган бала шикелле гөнаһсыз булып калыр”, — диелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдис-шәрифендә.

Фото: рixabay
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас