Шәһәр советы рәисе Марат Вәсимов Баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдингә “Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе” исемен бирү турындагы шәһәр хакимиятеннән килгән мөрәҗәгатьне укыды. Депутатлар бертавыштан “риза” дип тавыш бирде, һәм карар кабул ителде. Тантаналы шартларда Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинга “Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе” исемен бирү турындагы диплом, Уфа шәһәр округы Советының 2026 елның 18 февралендәге 60/2 санлы карары, күкрәк билгесе һәм таныклык тапшырылды.
– Изге Рамазан алдыннан барыгызны да чын күңелдән сәламлим. Сезгә Аллаһы Тәгаләнең сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте ирешсен! Бу карар өчен Сезгә рәхмәт”, – диде Тәлгать хәзрәт Таҗетдин.
“Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе” исеме гражданнарның башкала алдындагы зур казанышларын тану, шәһәр файдасына, аның иминлеген һәм чәчәк атуын тәэмин итүгә юнәлтелгән шәхси эшчәнлекне хуплау максатында бирелә.
Фото: cdum.ru