-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Иман
24 февраль , 16:30

Иске Юрмашта – яңа мәчет

Иглин районында янә бер Аллаһ йорты тантаналы шартларда ишекләрен ачты.

Иске Юрмашта – яңа мәчет
Иске Юрмашта – яңа мәчет

Турбаслы авыл биләмәсе составына кергән дүрт авылның һәрберсендә хәзер мәчет бар. Иске Юрмаштагы истәлекле вакыйга – “Сәлам” мәчете ачылу уңаеннан авыл халкының шатлыгын уртаклашырга мәртәбәле кунаклар килде. Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Иглин районы Советы секретаре Фәнил Рамазанов, Турбаслы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Айдар Каюмов, Башкортстан Республикасы Үзәк диния нәзарәте имам-мөхтәсибе Флүр Сөнәгатуллин, махсус хәрби операциядә катнашучы яугир Радмир Газизов, шулай ук күрше һәм якын-тирә авылларның дин әһелләре, күпсанлы кунаклар тантана шаһитлары булдылар.

Турбаслы авыл биләмәсендәге 4 авылда 800гә якын кеше яши, шуларның 167се – Иске Юрмашта. Авыл аксакаллары билгеләвенчә, биредә элек-электән мәгърифәтле, дини кешеләр яшәгән, мәчетле, азанлы авыл булган ул. Кызганычка каршы, илдәге үзгәреш җилләре аны да урап узмаган. 1936 елда авылдагы мәчетне җимереп, аның урынында клуб төзелә. Һәм менә 90 елдан соң Иске Юрмашка яңа сулыш өреп, авыл халкы, иганәчеләр һәм бу изге эшнең никадәр мөһим булуын аңлаган кешеләрнең ярдәме белән яңа мәчет күтәрелде.
Мәчет салу турында 10 еллап элек уйлана башласалар да, төрле сәбәпләр аркасында ул сузылып килә. Һәм, ниһаять, узган елда район һәм авыл биләмәсе хакимиятләре ярдәме белән урыны билгеләнә, җире рәсмиләштерелә, төзелеш эшләре башланып китә. Июнь аенда иман йортының нигезен салсалар, декабрь аенда ул әзер дә була һәм шунда ук биредә җомга намазлары үткәрелә башлый. Әлбәттә, мәчет салу җиңел эш түгел, ләкин урындагы халыкның тырышлыгы, иганәчеләрнең ярдәме белән төзелеш эшләрен тиз арада башкарып чыкканнар. Имам-мөхтәсиб Флүр хәзрәт Сөнәгатуллин билгеләвенчә, халыкның мәчетле булу теләге һәм бердәмлеге дә үз ролен уйнаган. Даими рәвештә өмәләр оештырылган, анда авылның олысы-кечесе катнашкан. Шулай ук имам-мөхтәсиб чыгышында тарих битләренә дә күз ташлады. Революциягә кадәр нәкъ бу урында имамның йорты булган һәм бер гасырдан соң биредә Аллаһ йорты күтәрелде.
Мәчет төзү турында хыялланып яшәсәләр дә, имам-хатыйб булмавы да борчуга сала. Флүр хәзрәт бу җаваплы да, изге дә бурычны Русия Ислам университеты укытучысы Абдулкәрим хәзрәт Кинҗәбаевка тәкъдим итә. Абдулкәрим хәзрәт менә инде 5 ел тирәсе гаиләсе белән Турбаслы авылында яши һәм мәчет төзелешенә дә, авылда рухи тормышны җанландыруга да зур көч сала.
Искеюрмашлылар шушы авыл кияве – “Уфатепломонтаж” эре төзелеш оешмасы җитәкчесе Рим Еникеевка аеруча рәхмәтле: төзелеш эшләренең күп өлешен ул үз өстенә алган. Русия Ислам институтын тәмамлаган Рим Ринат улы әлеге мәчеткә үзе дә йөри һәм ярдәменнән дә ташламый: мәчетне тоту, хәзрәтләргә хезмәт хакы түләү кебек мәсьәләләрне әле үк үз өстенә алса, киләчәктә газ үткәрү эшләрендә дә ярдәм итәчәген әйтте.
Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең әлеге чарада катнашуы аның мәртәбәсен тагы да күтәрде. Бәйрәмгә җыелучылар аның вәгазен, салкын булуга карамастан, зур ихласлык белән тыңлады.
Баш мөфти якынлашып килүче Рамазан ае, уразаның фазыйләтләре, шулай ук зәкәт бирү, хаҗ кылу турында сөйләде. Соңгысын кылу мөмкинлеге юк икән, мәчеткә йөрегез, диде Баш мөфти һәм аларның артуына сөенечен белдерде. Бу уңайдан ул үзе сайланган һәм бу вазыйфада хезмәтен башлаган узган гасырның 80нче елларын искә төшерде. Ул вакытта Башкортстанда нибары 16, илебездә 340, ә нәзарәт буенча 94 мәчет булса, хәзер бу саннар күпкә үзгәрде: Башкортстаныбызда гына 1500 мәчет бар, ә илебез буенча алар саны 8 меңгә җиткән. Кайсы илдә 20-25 ел аралыгында шулкадәр мәчет төзелгән?! Иске Юрмаш мәчете дә 6 айда салынган!
Баш мөфти чыгышында гаилә кору, балалар тәрбияләү мәсьәләсенә дә тукталды, ата-аналарның бала тәрбияләүдәге җаваплылыгын аерым игътибарга алып, аларга сабырлык, зирәклек һәм мәхәббәт теләде. Баш мөфти илебез өчен бүгенге авыр вакытларда тагы да ныграк берләшергә, бер-беребезгә ярдәм кулы сузарга, кардәшлек мөнәсәбәтләрен ныгытырга чакырды.
Мөселманнарга хас булган тырышлык, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар турында сөйләп, хәдисләрдән мисаллар китерде, хәләл табышның әһәмиятен аңлатты. Ә мәчет салдырган, аның төзелешенә акча керткән кеше, хәтта кечкенә өлеше булса да, тормышында иң мөбарәк, иң файдалы гамәл башкаруын, моның өчен зур савапка ия булуын төшендерде.
Әлеге чарада изге эштә катнашучыларның һәммәсенә рәхмәт сүзләре яңгырады. Шулай ук төзелешкә зур өлеш кертүчеләрне тантаналы шартларда бүләкләп үттеләр. Шулай, Рим Еникеев, Флүр Сөнәгатуллин, Денис Кинҗәбаев, Рәфил Каюмов, Илфир Гәрәев, Шамил һәм Наил Газизовларның хезмәте район хакимиятенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнде. Район хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйровадан да мәчеткә бүләк тапшырылды.
Тантаналы шартларда тасма киселгәннән соң, җыелучылар мәчет эченә үтте. Биредә аларны сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган бәйрәм табыны көтә иде. Аны да бергәләшеп әзерләгәннәр, һәркем кулыннан килгәнчә үз өлешен керткән. Мәсәлән, Урыс Юрмашы авылында яшәүче “Личный повар-Уфа” оешмасы җитәкчесе Руслан Бәдретдинов күрше авылда мәчет ачылачагы турында ишеткәч, тәүгеләрдән булып үзенең ярдәм итәргә әзер булуын белдерә һәм үзе җитештергән хәләл ризыклардан тыш, өстәлләр, савыт-саба һәм башка кирәк-яракларны да алып килә һәм табынны әзерләүдә дә актив катнаша.
Турбаслы авылы мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлнур Шәрәфетдинова изге эшкә акчалата да ярдәм иткән, ә бу вакыйга уңаеннан корбан итеп сарык чалдырган һәм итен тулысынча кунакларны сыйлау өчен тапшырган. Бу көнне шул иттән Флорид Байбурин үзенең уллары белән тәмле пылау пешерде. Зур вакыйгага сөенеп, хатын-кызлар да, бала-чага да китерелгән күчтәнәчләрдән йөгерә-йөгерә табын әзерләде.
Аннары бәйрәмгә җыелучылар бергәләшеп җомга намазын укыды. Яңа мәчетнең нурлы киләчәген, илләребезнең иминлеген һәм тынычлыгын теләп, догалар кылынды. Мәчет ачу тантанасы зур бәйрәмгә әверелеп, анда катнашучыларның һәммәсе рухи азык алып, илһамланып, күңелләрендә якты өметләр, иман ныклыгы белән йортларына таралышты. Авыл тарихындагы мөһим һәм истәлекле вакыйга һәркемнең күңелендә озак сакланачак әле, чөнки ул бердәмлекнең нинди көчкә ия булуын да ачык күрсәтте.
“Авыл күрке – мәчет, мәчет күрке – халык”, диләр. “Сәлам” мәчетенең дә ишекләре һәрвакыт ачык һәм халык белән тулы булыр, дип ышанасы килә. Чөнки Иске Юрмаш авылы халкы өчен мәчет – ул гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә берләшү, аралашу, бер-береңә терәк булу урыны да. Чыгыш ясаучылар билгеләвенчә, ул авылның рухи үзәге булачак. Мәчет ачылуы авылга яңа сулыш, яңа өметләр алып килде. Биредә яшь буын ата-бабаларының гореф-гадәтләрен, кыйммәтләрен өйрәнәчәк, рухи тәрбия алачак.
Баш мөфти билгеләвенчә, бу авыл өчен генә түгел, барлык республика, илебез өчен дә зур вакыйга. Мәчетле авылларда тынычлык, бәрәкәт була, хәерле эшләр арта. Иске Юрмашта да, һичшиксез, шулай булыр!

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.

Иске Юрмашта – яңа мәчет
Иске Юрмашта – яңа мәчет
Иске Юрмашта – яңа мәчет
Иске Юрмашта – яңа мәчет
Иске Юрмашта – яңа мәчет
Иске Юрмашта – яңа мәчет
Иске Юрмашта – яңа мәчет
Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас