-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Иман
25 февраль , 11:45

"Мәчеткә юл"га тузан бөртеге дә кунмасын!

Кичә Зубово авылының "Раббәни" мәчетендә Башкортстан "Сәхибҗамал" татар хатын-кызларының төбәк оешмасы башлангычы белән ифтар мәҗлесе үтте.

"Мәчеткә юл"га тузан бөртеге дә кунмасын!
"Мәчеткә юл"га тузан бөртеге дә кунмасын!


Әлеге ифтар мәҗлесе оешманың яңа "Мәчеткә юл" проекты кысаларында узды.
Җыелганнар - җәмгысе 70ләп мөслимә - мәчетнең имам-хатыйбы, "Ихлас" мәхәлләсе мәҗлес рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмнең изге Рамазан аена мөнәсәбәтле һәм динебез Исламда, шулай ук дөньялыкта-хәятта хатын-кызның кадриятенә кагылышлы тәэсирле вәгазен тыңлады. Ахшамга азан әйтелүгә, иңгә-иң торып намаз гыйбадәте үтәлде.
Арытаба тантаналы зыяфәт, бергәләп тәгамләнү-ризыкланудан -- халыкта әйтелгәнчә, "авыз ачу"дан бигрәк, бер дулкында типкән йөрәкләрнең бер-беренә ачылуына, ихлас аралашу - сөхбәт табынына әйләнде.
"Раббәни" мәчетенең уку-укыту бүлеге мөдире, Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ханым Фаткуллина фәһемле телмәреннән соң "Сәхибҗамал" оешмасына нигез салучы, аның беренче рәисе Гөлҗиһан Яһүдинага Коръән аяте багышлады. Җәмгыятьнең шәрәфле рәисе Динә Морзакаева оешманың яңа "Мәчеткә юл" проектын тәкъдим итеп, аның максатларын ачыклады, мәчеткә юлны иртәрәк башлау һәркем өчен хәерле булуын, Исламны җәелдерүдә хатын-кызларның өлеше һәм бурычы зурлыгын ассызыклады.
Кичәдә тирән эчтәлекле, дулкынландыргыч чыгышлар күңел кылларын тибрәтте, "Сәхибҗамал" талантларының халкыбызның борынгы һәм хәзерге заман мөнәҗәтләрен көйләве илаһи нурга чорнады.
Уфадан, төрле районнардан да кичәгә килгәннәр -- матбугат, мәдәният, сәнгать әһелләре, Зубово авылы хакимияте вәкилләре, "Сәхибҗамал" оешмасы, Башкортстан мөслимәләр берлеге, "Рәйхан" клубы әгъзалары очрашудан хушланып, сафланып, рухланып, зур канәгатьлек кичерде. Иң олы рәхмәтләр Мөхәммәт хәзрәт Галләмгә, "Раббәни" мәчетенең сыйлы-нигъмәтле табын хәстәрләгән мөэминәләренә юлланды.
Рамазан аеның мөкатдәс кичендә фатыйхага ирешкән "Мәчеткә юл" проектының замандашларыбызны Аллаһу Тәгаләгә якынаюда, иманыбызны көчәйтүдә гамәлләре йогынтылы булсын!
Читайте нас