-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Иман
3 март , 10:40

Аллаһ Тәгалә сине яратамы?

Барча галәмнәрнең, бу дөнья һәм әхирәтнең хуҗасы Аллаһ Тәгалә кешене яратса, бу, әлбәттә, аның өчен бик зур дәрәҗә генә түгел, олуг бәхет тә була, чөнки Раббыбызның кешедән риза булуы ул – һәркемнең тормышының төп максаты. “Аллаһ Тәгалә мине яратамы?” – дигән сорауга җавапны кеше кайбер галәмәтләргә игътибар итеп белә ала. Галимнәребез билгеләп үткәнчә, бөек Аллаһ Тәгаләнең кешегә мәхәббәт белән каравының шундый аерым галәмәтләре бар.

Аллаһ Тәгалә сине яратамы?
Аллаһ Тәгалә сине яратамы?
1) Аллаһ Тәгалә кешене яратса, аны дин юлына бастырып, туры юлга кертә һәм аңа дин мәсьәләләрен яхшы һәм дөрес аңлау мөмкинлеген бирә.

2) Аллаһ Тәгалә кешене яратса, ул кеше намаз, ураза, сәдака кебек гыйбадәтләрне кылудан, шулай ук Коръән укудан, башкаларга ярдәм итүдән, гомумән, изге-игелекле гамәлләр эшләүдән тәм таба, рухи рәхәтлек кичерә.

3) Аллаһ Тәгалә кешене яратса, аның күңеленә барлык начар, кабахәт сүз-гамәлләргә нәфрәт урнаштыра. Аллаһы Тәгалә тыйган нәрсәләрнең кешегә зыян гына китергәнен тормыш үзе раслады (күпләр моны соң булса да аңлый). Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә үзенең яраткан бәндәсен гөнаһлардан саклый.

4) Аллаһ Тәгалә кешене яратса, аның холкын яхшы итә, андый кешегә мәрхәмәтлелек хас була, ул башкаларны ярата, аларның кимчелекләрен гафу итә, аларга ярдәм итәргә тырыша, якыннарның гына түгел, чит кешеләрнең кайгысына да битараф булмый, нидер эшли алмаса да, һичьюгында сүз белән хәлләрен җиңеләйтергә омтыла, алар өчен дога кыла.

5) Аллаһ Тәгалә кешене яратса, аңа авырлыклар һәм сынаулар бирә. Күпләр авыр хәлгә төшүне, якын кешеләрне югалтуны, авырып китүне һәм башка проблемаларны бәхетсезлек дип кабул итә. Әмма күңелсез, фаҗигале хәлләр дә Аллаһның игътибары, хикмәтле сынавы һәм, нәтиҗә буларак, яратуының бер билгесе дә булырга мөмкин. Бер мөбарәк хәдистә бу хакта болай диелә: “Иң зур савап сынаулар белән килә. Аллаһ Тәгалә кемнедер яратса, аны сыный, һәм авырлыкны сабырлык белән кабул итүче кеше Аллаһның ризалыгын ала, зарланса – Аның ачуына дучар була”.

6) Аллаһ Тәгалә кешене яратса, ул хаталанган яки ниндидер гөнаһ кылган очракта җәзасын тиз бирә яисә аны төшендә кисәтә. Шул сәбәпле кеше хатасын аңлый, гөнаһлы гамәлен кылудан туктап, тәүбә итә.

7) Аллаһ Тәгалә кешене яратса, аның ахыргы гамәле хәерле була, ягъни җан биреп әхирәткә күчәр алдыннан ул кеше ниндидер изгелек кыла, яки тәһарәтле килеш (әйтик намаз укыганнан соң) вафат була.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас