-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Иман
4 март , 12:50

Коръәнне ачып кара!

Бер кеше ашка мулла чакыра. Мулла киткәч, акчалары югала. Хатыны, мулла урлады, аннан соң югалды бит акча, ди. Муллага барырга уйлагач, ире әйтә, ничек әйтәсең инде муллага акчаны урлагансың дип, ди. Бер ел буе шулай муллага кырын карап яшиләр.

Коръәнне ачып кара!
Коръәнне ачып кара!

Бер ел уза, тагын мулланы чакырырга кирәк. Уфтанып булса да, мулланы чакыралар. Мулла килә, ир белән хатынга читен инде, кыенсынып торалар. Аннары сөйләшеп китәләр.
- Хәзрәт, минем сиңа мөнәсәбәтем үзгәргәнне белдеңме? - ди.
Мулла:
- Әйе, мин сизәм, син читләштең, ни булды? - дип сорый.
- Хәзрәт миңа әйтү дә кыен, әмма син киткәч, былтыр акчабыз югалды бит.

Мулла елмаеп җибәрә.

- Мин сезгә килгәч, тәрәзәдән искән җил белән өстәлегездәге акча идәнгә килеп төште. Мин аны алдым да Коръән эченә тыгып куйдым. Коръәнне ачуга, акча табылыр дип уйладым. Ә сез бер ел буена Коръәнне ачып та карамагансыз. Әмма минем күңелем сезнең мине гаепле дип уйлаганыгызга түгел, ә ел буе Аллаһ Китабын ачып караганыгыз булмаганга төште. Әгәр сез Коръәнне ачкан булсагыз, ул акчаларыгызны тапкан булыр идегез, – ди.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас