Уйлап карыйк, җәмәгать, Коръәндәге бер хәреф укыган өчен Аллаһы Тәгалә безгә ун изгелек яза. Сөбеханәллаһ! Әгәр Кадер кичәсендә укысак, 10ны 1000гә тапкырлаган кадәр савап язылыр, иншәАллаһ.
Коръән укучы янында фәрештәләр булыр.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Коръәнне оста укучы белән илче фәрештәләр булыр. Ә кем инде Коръәнне тотлыгып, авырлык белән укыса, аңа ике әҗер булачак» (Имам Әл-Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).
Коръән укучысына шәфәгатьче булыр.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Коръәнне укыгыз, чөнки Кыямәт көнендә ул укучыларына шәфәгатьче булыр», – дип әйткән (Имам Әл-Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).
Рамазан аен дөрес һәм файдалы уздырыйк!
Фото: рixabay