Гайшә радыяллаһу ганһә риваять кылуы буенча, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Рамазан аеның ахыргы 10 төнен йокламыйча гыйбадәттә үткәргән булган, гыйбадәтендә гадәттән тыш тырышлык күрсәтеп, шул дәвердә хатыннарын да уяткан һәм аларга бу вакытта җимаг (якынлык) һич тә кылмаган.
Бервакыт мөэминнәр анасы Гайшә радыяллаһу ганһә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән сорады: «Әгәр мин Кадер кичәсен белсәм, ул кичтә нинди дога кылыйм?»
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм җавап итеп аңа: «Аллаһүммә иннәкә гафуввүн, түхиббүл гафвә фә әгфүганни» («Йә Аллаһ, дөреслектә Син гафу итүче, гафу итәргә яратасың, минем гөнаһларымны гафу ит»), – дигән доганы өйрәткән.
Фото: рixabay