-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Иман
12 март , 10:40

Вакытның кадерен беләсезме?

Кешенең иң кыйммәтле әйбере – аның вакыты. Шуңа да карамастан, күбебез вакытыбызга тиешле игътибар бирми.

Вакытның кадерен беләсезме?
Вакытның кадерен беләсезме?
Иблиснең безгә каршы куллана торган иң тәэсирле чарасы – алда әле яхшы гамәлләр кылу өчен күп вакыт булуына ышандыру һәм бездә кулдан килгәнне теләсә кайсы вакытта кабат кайтара алуыбыз хакында фикер уяту.

Ләкин без шуны онытабыз – һәр яңа көн безгә бик тирән мәгънәле сүзләр белән мөрәҗәгать итә: “Әй, Адәм баласы, менә мин – яңа көн, мин синең гамәлләреңә шаһит. Син мине яхшылык өчен файдалан, югыйсә, әгәр мин китсәм, Кыямәт көненә кадәр беркайчан да кайтмаячакмын”.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: “Дүрт нәрсә турында соралмыйча, Кыямәт көнендә кешенең аягы кымшанмаячак: гомере һәм аны ничек уздырганы турында; яшьлеге һәм аны ничек кулланганы турында; мал-мөлкәте һәм аны нәрсәгә сарыф иткәне; гыйлеме һәм аның белән нәрсә эшләгәне турында”.

Бу хәдистән күренгәнчә, без узган көннәребез, аларны ничек һәм нәрсәгә сарыф итүебез турында аерым соралачакбыз. Бу яшьлек көннәренең ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтә.

Шулай булгач, яхшы гамәлләрне соңга кичектерү турында фикер килгән вакытта бу уйның кемнән килгәнен белеп торыгыз һәм үзегезне югалтмагыз.

Фото: рixabay

 

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас