“Дөрестән дә, хәдисләрдәге мәгълүматка караганда, Кадер кичәсе Рамазан аеның ахыргы 10 көненә туры килә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм: “Әгәр әлеге мөбарәк кичәне табарга теләсәгез, аны Рамазанның ахыргы 5 так төнендә эзләгез”, – дигән.
Димәк, быел Кадер кичәсе 10, 12, 14, 16 һәм 18 март көннәренең ахшамнан соңгы вакытка туры килүе ихтимал.
Галимнәр билгеләп үткәнчә, Кадер кичәсен аңа хас булган кайбер галәмәтләрдән тәгаенләргә мөмкин:
бу кичә нурлы, тыныч һәм матур булыр;
бик салкын да булмас, бик эссе дә булмас;
ул кичтә болытлар йөрмәс һәм җил исмәс, яңгыр да яумас, кар да төшмәс, күк аяз булыр, һавадан йолдызлар атылмас, этләр өрмәс, барча җиһанда тылсымлы тынлык урнашыр...
Шул төн арты килгән көн дә аяз һәм тыныч булыр, ул көнне кояш пакь тулы ай кебек чыгар”, - дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.
Фото: рixabay