-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Иман
16 март , 08:20

Бердәмлекне ныгытыйк!

Авыргазы районының Тукай авылы мәчетендә узган чара шушы максатны алга куйды.

Бердәмлекне ныгытыйк!
Бердәмлекне ныгытыйк!
Кунакчыллык, юмартлык – мөселманнарга хас булган күркәм сыйфатлар, алар кешеләрдә мәхәббәткә, тыныч­лыкка, бердәмлеккә юл ача. Ата-бабаларыбыз борын-борыннан кунак чакырган, үзләре барган. Чөнки күршеләрнең хәлен белешү бик саваплы эшләрдән санала. Бу күркәм гадәт бүген дә яши. Шушы көннәрдә Авыргазы районының Тукай авылы мәчетендә матур чара узды – Уфа районының Яңа Булгаково авылындагы “Суфия” мәчетенә йөрүчеләр җыелышып ут күршеләренә кунакка килде.

“Суфия” мәчетендә Рамазан ае башланганчы ук үткән очрашуларның берсендә әлеге мәчетне салдыручы Ринат абый Гыйззәтуллин күршеләрнең хәлен белергә барырга тәкъдим итте. Әлбәттә, бу идеяне имам-хатыйб Тимербулат хәзрәт Богданов, мәзин Илшат хәзрәт Саматов һәм мәчеткә йөрүче дин кардәшләр күтәреп алдылар. Кабул итүче як та тәкъдимне сөенеп кабул итте һәм кунакларны сый-нигъмәт тулы бай табын белән каршы алдылар. Шулай итеп, чираттагы җомга намазын ут күршеләр бергәләшеп үткәрде.
Тәүге сәфәрне шушы авылда оештырырга карар итүләре очраклы түгел икән. Баксаң, Тукай авылы мәчете имам-хатыйбы Тәлгать хәзрәт Каһарманов –“Суфия” мәчетенең тәүге ташларын салуда катнашкан кеше. Ә Ринат Тимербай улы белән аларны күптәнге дуслык җепләре бәйли. Өстәвенә, Себер якларыннан кайту белән икесе дә иңнәренә изге һәм шул ук вакытта җаваплы бурыч алып, мәчет салдыруга тотыналар һәм бу эштә бер-берсенә ярдәм итәләр.
– Русиядә Халыклар бердәмлеге елы чикләрендә Русия Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин мәчетләр арасында тыгыз бәйләнеш булдыру, дуслыкны ныгыту максатында бердәм мәҗлесләр оештырырга тәкъдим итте. Әлбәттә, бу бик күркәм күренеш. Җыелышып аралашу, киңәшләшү, тәҗрибә уртаклашу өчен дә бик яхшы сәбәп. Кунак ашы – кара-каршы, диләр, хәзер без тукайлыларны үзебездә көтеп калабыз, – дип сүзгә кушылды Илшат хәзрәт Саматов.
2004 елда Русия Ислам университетын тәмамлаган, 2005 елда хаҗ кылып кайткан Тәлгать Каһарманов 2015 елда Тукай авылына имам-хатыйб итеп тәгаенләнә. Эшне ул мәчетне төзекләндерүдән башлый. Колхоз чорында төзелгән мәчеткә күптән ремонт таләп ителә, өстәвенә, ул рәсмиләштерелмәгән була. Мәчет салынудан күп вакыт узганлыктан, документларны тергезү һәм теркәү җиңелдән булмый. Ләкин башланган эшне ахырына җиткерәләр – байтак суд юлларын үтеп, бина мәхәллә милкенә күчерелә. Бу эштә Тукай авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Альфред Бәшировның ярдәме зур була.
Зур һәм матур бина, хуҗа булмаганлыктан, җимерелә башлаган була. Шуңа, тәү чиратта, түбәдән су агып бина җимерелмәсен өчен су агу юлларын эшлиләр. Бинаның эче дә танымаслык булып үзгәрә. Иң зур эшләрнең берсе – җылылык үткәрелә. Әлбәттә, төзекләндерү эшләре өчен байтак акча таләп ителә. Үзәк диния нәзарәте һәм урындагы халык ярдәме белән ниятләгән эшләрне башкарып чыгалар.
Ремонт эшләре барганда ук имам-хатыйб халыкка дини белем бирү мәсьәләсен хәл итә. Район мәгариф бүлеге һәм урындагы мәктәп хакимияте рөхсәте белән имам авыл мәктәбендә укулар оештыра. Халыкның да дини белем алу теләге көчле була, 15ләп кеше йөри башлый. Әйткәндәй, хәзер алар – имамның ныклы терәге.
Бүген дәресләр мәчеттә үтә. Берничә ел элек балалар да йөргән, кызганычка каршы, быел алар саны мәктәптә дә кимегән. Шуңа өлкәннәрнең дини белем алу теләге булуына да бик сөенә имам-хатыйб.
Мәчет ишекләре һәрвакыт ачык. Җомга намазларына да 15ләп кеше йөри, ди имам. Атнасына бер тапкыр дәресләр үтә. Анда күрше авыллардан да киләләр. Ә имам, үзенең вакыты белән исәпләшмичә, теләге булганнарга Ислам нигезләрен, гарәп телен зур ихласлык белән өйрәтә.
Тәлгать хәзрәт байтак еллар Авыргазы районы имам-мөхтәсибе ярдәмчесе дә булып тора. Шуңа авыллар буйлап аңа күп йөрергә туры килә. Гомумән, мондый очрашулар бик файдалы, чөнки алар танышу, аралашу мәйданчыгы гына түгел, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә бирә. Күршеләрнең ничек яшәве һәм эшләвен күреп, үрнәк алырга, яңа идеяләр белән янып, аларны үзеңдә тормышка ашырырга юл ача, ди ул.
Күрше урнашкан ике авыл халкы өчен әлеге очрашу зур бәйрәмгә әверелде. Бергәләшеп җомга намазын укыдылар, аннары илләребезнең имин, тыныч булуын, махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезнең тизрәк Җиңү белән кайтуын теләп, догалар кылынды. Тәлгать хәзрәтнең вәгазе дә эчтәлекле булды. Ул мөселманнар тормышында фарыз һәм сөннәт гамәлләрнең әһәмиятле урын биләвенә багышланды. Фарыз – Аллаһ Тәгалә кушкан, мөселман кешесе, һичшиксез, үтәргә тиешле гамәлләр. Алар намаз уку, ураза тоту, зәкят бирү, хаҗ кылу кебек – Исламның биш баганасы. Тәлгать хәзрәт бу гамәлләрнең һәрберсенең мөһимлеген, аларны ни өчен һәм ничек үтәргә кирәклеген ачык мисаллар белән аңлатты.
Сөннәт гамәлләр исә – Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) гамәлләре, аның тормыш рәвеше, әхлакый кыйммәтләре, безгә калдырган үрнәкләре. Бу гамәлләрне үтәү фарызны үтәү кебек мәҗбүри булмаса да, кешегә ике дөньяда да зур саваплар китерә, җан тынычлыгы һәм бәхет бирә. Тәлгать хәзрәт тормышның көндәлек мизгелләрендә дә Пәйгамбәребезнең тормыш итү рәвешен, аның сүзләрен, эш-гамәлләрен куллану мөмкинлеген күрсәтте.
Вәгазь ахырында Тәлгать хәзрәт җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп, һәрберебезнең үз тормышында Ислам дине нигезләрен төгәл үтәү, фарыз һәм сөннәт гамәлләргә таяну аша бәхетле һәм тыныч тормыш кора алу мөмкинлегенә басым ясады. Ул һәрчак Аллаһ Тәгаләне искә алырга, изге гамәлләр кылырга, бер-береңә карата шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булырга өндәде.
Аннары җыелучылар мәчеткә йөрүче уңган хатын-кызлар Әлфия Бәширова, Флүрә Әбдиева, Галия Уразбахтина, Розалия Гатауллина, Әкълимә Диваева, Илүсә Каһарманова һәм башкаларның тырышлыгы һәм көче белән корылган табын артына утырышты. Якыннан танышу, аралашу дәвам итте. Мәчеттә корылган табын рухи яктан тагы да ныграк берләштерде.
Чарага махсус хәрби операциядә катнашучы яугирнең гаиләсе дә чакырылды. Төбәк авылыннан Фәния һәм Нәзир Сәгадиевларның улы Гизәр менә инде өч ел илебез азатлыгы өчен көрәштә, Салават Юлаев исемендәге штурм батальонында хезмәт итә. Намуслы хезмәте өчен байтак дәүләт бүләкләренә лаек булган. Әти-әнисе уллары турында зур горурлык белән сөйли, шул ук вакытта аның гаиләсенә, оныкларын тәрбияләүдә ярдәм итәләр. Әлеге вакытта балаларның әниләре махсус хәрби операция зонасына, ирен күрергә киткән. Бер теләк белән яши Сәгадиевлар – сугыш тәмамланып, уллары һәм барлык яугирләр исән-имин булып тизрәк үз гаиләләренә Җиңү белән кайтсын.
Әйткәндәй, Фәния Фәнзил кызы һәм Нәзир Әскать улы Тәлгать хәзрәт ярдәме белән Ислам нигезләрен өйрәнә. Күрше авылдан килеп йөриләр, еш кына оныкларын да үзләре белән алалар. Мәчеттә үткән чараларда актив катнашалар.
Очрашу һәркемнең күңелендә җылы хатирәләр калдырды. Танышу, ихлас аралашу, киңәшләшү, киләчәккә планнар кору белән бу көн барысы өчен дә әһәмиятле, яңа башлангыч, яңа юл, яңа мөмкинлекләр ачучы якты мизгел булды. Арытаба да ешрак очрашып торырга сүз куештылар, чөнки мондый чаралар араларны якынайта, дуслык, бердәмлек җепләрен ныгыта.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Авыргазы районы.

 

Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас