-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Иман
16 март , 19:13

"Нинди тәртипсезлек!"

Җырчы Ләйсән Гыймаеваны чыгырыннан чыгарганнар.

"Нинди тәртипсезлек!"
"Нинди тәртипсезлек!"

Аның бер язылучысы, "исәнме" юк, "саумы", турыга сораулар яудырган. Барысы да Ләйсәннең макияжына кагыла.

«Намаздагы кеше бизәнәме?» – дип башлаган ул сүзен. Җавап булмагач, дәвам иткән: «Нигә сорау ошамады? Минем яулык бәйләми торган якын дус кызларым бар. Алар биш вакыт намазда. Бизәнмиләр», – дип тә язган.

«Әйе, бизәнә, әгәр теләсә. Ләкин башта тәхәрәт ала һәм тәхәрәте бозылса, юынып, яңадан яңарта. Сезнең дус кызларыгызның бизәнеп йөриселәре килмидер, шул гына. Монда бернинди проблема да юк», – дигән аңа Ләйсән Гыймаева.

«Нинди тәрбиясезлек инде бу? Ни сәлам юк, бер-бер артлы сораулар тезгән бу язылучым. Дус кызына шелтә белдерәмени! Бизәнү-бизәнмәүнең намаз укуга бернинди катнашы юк», – дип тә өстәгән җырчы.

Ә сез бу җәһәттән нинди фикердә, дуслар?

Фото: социаль челтәрдән.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас