-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Иман
18 март , 12:30

Фитыр сәдакасы бирергә, фидия һәм зәкят түләргә онытмагыз!

Рамазан аенда мөселманнар мохтаҗларга фитыр сәдакасы бирергә тиеш. Ягъни Рамазан аенда фәкыйрьләрне хәстәрләү, аларга ярдәм итү — шәфкать-мәрхәмәт күрсәтү генә түгел, ә мәҗбүри бер гамәлдер. Фитыр – Рамазан ае ахырында гает намазы укылганчы бирелергә тиешле сәдака. Әгәр алданрак (Рамазан ае дәвамында) бирелсә – гөнаһ юк.

Фитыр сәдакасы бирергә, фидия һәм зәкят түләргә онытмагыз!
Фитыр сәдакасы бирергә, фидия һәм зәкят түләргә онытмагыз!
Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итүенчә, быел (1447 һиҗри елда) фитыр сәдакасын тормыш дәрәҗәсе уртачадан түбәнрәк булганнар – 100 сум, урта хәллеләр – 299 сум, хәлле кешеләр, байлар 1060 сумнан 2956 сумга кадәр бирә.

Фидия – ураза тотуны Аллаһы Тәгаләнең әмере буларак кабул итеп тә, ураза тотарга сәламәтлеге җитмәгәнлектән тотмыйча калган ураза хакын үтәү йөзеннән бирелә торган сәдака. Быел фидия сәдакасы күләме – көненә, һәркемнең тормыш дәрәҗәсенә карап, 100дән 2956 сумга кадәр. Фидияне Рамазан аенда тотылмаган ураза өчен 30 көнгә тапкырлап, бер көнне берьюлы бирергә мөмкин. Көн саен бер мохтаҗ кешене ашатса да ярый.

Рамазан аенда зәкят бирелсә, башка айларга караганда савабы күбрәк була. Быел зәкят нисабы, Русиядәге алтын бәясе белән исәпләгәндә, 991 мең 872 сум чамасында, ягъни берәүнең үз хаҗәтеннән тыш артык малы бу суммага җиткәндә – нисабка җиткән булып санала, аңа зәкят түләү фарыз. Әгәр мөселманның шушы кадәр акчасы булса, ул акча бер ел дәвамында кузгатылмаса, шуның кырыктан бер өлеше, ягъни 2,5 проценты, зәкят итеп бирелә. Бу кадәр акчасы булмаганнарга зәкят бирү мәҗбүри түгел, чөнки аларның акчасы нисабка җитмәгән була.

Фото: рixabay
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас