“Шәүвәл аендагы ураза - һәр мөселманның ихтыярында булган гыйбадәт. Аны тоту фарыз (мәҗбүри) түгел, ләкин уразаның бу төре Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең күркәм бер сөннәте булып санала.
Ни өчен Шәүвәл уразасын нәкъ менә 6 көн тоту каралган? Мәгълүм булганча, Аллаһның рәхмәте илә бер яхшы гамәл өчен мөселманга унлата әҗер языла. Шуңа күрә Рамазан аендагы бер айлык ураза 10 айга тиң булса, Шәүвәл аендагы 6 көнлек ураза 60 көнлек, ягъни ике айлык уразага тиң була. Болар барысы да 12 айлык, ягъни бер еллык ураза кебек санала.
Шәүвәл уразасын шул айның беренче көненнән кала нинди дә булса көнендә тотарга була (Шәүвәл аеның беренче көнендә Ураза гаете билгеләп үтелә, ә гает көннәрендә ураза тоту тыела).
Шәүвәл уразасын рәттән 6 көн тоту мәҗбүри түгел: бүлеп, мәсәлән, икешәр яки өчәр көн тотсаң да ярый.
Шәүвәл ае уразасы Рамазан аендагы ураза кебек тотыла (шартлары шул ук).Фәкать “Сәхәр” догасы гына бераз үзгәрәк. Шәүвәл аенда сәхәр ашалганнан соң шушы ниятләү сүзләре белән уразага керешәләр: “Нәүвәйтү ән әсуумә саумә нәфилә фи шәһри шәүвәл минәл фәҗри иләл мәгъриби хаалисан лиЛләәһи Тәгааләә”. Кояш баеганнан соң авыз ачкач, Рамазан аенда укыла торган ифтар догасы укыла”, дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.
Фото: рixabay