Мөселманнарның ике зур бәйрәме бар. Беренчесе — Рамазан аеннан соң билгеләп үтелә торган Гайдел-фитр, ягъни Ураза бәйрәме. Икенчесе — Зөлхиҗҗә аенда уздырыла торган Гайдел-әдха, ягъни Корбан бәйрәме. “Сәгадәт гасыры”ннан (Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм яшәгән чор) башлап бу бәйрәмнәр бөтен Ислам дөньясында ел саен зурлап билгеләп үтелә.
Мөэмин-мөселманнар Рамазан аенда ураза тотты, ай дәвамында сәхәргә торды, калебләрен Аллаһы Тәгаләгә юнәлтеп, гафу итүен сорап, Аңа ялварды, тәүбә итте, дога һәм намаз укыды. Кулларын, аякларын, телләрен, күзләрен һәм колакларын динебезгә хәрам булган нәрсәләрдән тыярга, аяклары начар юлдан йөрмәскә, куллары җәбер-золым кылмаска, күзләре әшәкелекне күрмәскә, колаклары әхлаксыз сүзләрне тыңламаска, телләре гайбәт сөйләмәскә тырышты. Шул рәвешле алар Аллаһка кол булу имтиханын үтте. Инде менә бәйрәмне дә сафланып, пакьләнеп каршы алабыз.
Рамазан гаетендә кардәшлек-туганлык хисләре иң югары ноктага җитә. Туган-тумача бер-берсенә кунакка йөри, балалар ата-аналары янына барып хәлләрен белешә, аларга кадер-хөрмәт күрсәтә. Гает намазыннан соң авыруларның хәлен белешү, мәрхүмнәрне хәер-догалар белән искә алу да саваплы эшләрдән санала. Рамазан Шәриф тәмамлангач, Шәүвәл аеның өч көне тулысынча бәйрәм санала. Гает — бәйрәм, иман ияләренең дөньядагы шатлык һәм сөенеч көннәре. Аллаһка камил итагатькә, Аллаһы Тәгалә вәгъдә кылган изге гамәлләрнең савабына сөенеч.
Шул ук вакытта гает, күпләр уйлаганча, уен-көлке, кәеф-сафа кылып утыра торган көн генә түгел, бәлки, Аллаһны искә төшерү, Аның бәндәләренә булган нигъмәтләрен күрсәтү, Аңа хәмед-мактау әйтү, барлык нигъмәтләр өчен шөкер итү көне. Бу көннәрдә мөселманнар тормыш мәшәкатьләрен онытып торырга, күңелләре белән Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Шәүвәл аеның беренче көнендә (20 март) кояш сөңге буе күтәрелгән вакытта гает намазы укыла, вәгазь сөйләнә.
Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте Уфада яшәүче хөрмәтле мөэмин-мөселманнарны һәм башкала кунакларын Ураза бәйрәме белән котлый.
Гает намазлары 20 мартта сәгать 9да Уфаның “Лалә-Тюльпан” җәмигъ мәчетендә (Комаров урамы, 5), Беренче җәмигъ мәчеттә (Тукай урамы, 52), “Гофран” мәчетендә (Алтай урамы, 19), “Мәдинә” мәчетендә (Гатчинская, 1), “Фатиха” мәчетендә (Глумилино урамы, 7), “Хакимия” мәчетендә (Мостай Кәрим урамы, 11), “Нур” мәчетендә (Әхмәтов урамы 320/1), “Нур-Ислам” мәчетендә (Баландин бульвары, 1), “Хәмзә” мәчетендә (Ю. Гагарин урамы, 16) үтә.
Ураза бәйрәме мөбарәк булсын, мөселман кардәшләр!
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.