+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Иман
22 март , 15:20

Иске Акташта бәйрәм рухы тантана итте

Кырмыскалы районы мәчетләрендә Ураза гаете зурлап билгеләнде. Иске Акташ авылы халкы да аны җитди әзерлек белән каршы алды һәм күркәм итеп үткәрде.

Иске Акташта бәйрәм рухы тантана итте
Иске Акташта бәйрәм рухы тантана итте

Мәчетле авыл – бәхетле авыл, диләр. Әйе, ул бары тик гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә авыл тормышының үзәге, бердәмлек һәм рухи җылылык чыганагы да. Иске Акташта да авыл халкы көче белән барлыкка килгән иман йорты үзенә тартып тора. Атна саен җомга намазлары үтә, изге бәйрәмнәр билгеләнә, исем кушу, никах уку кебек йолалар үткәрелә, изге Рамазан аенда да аннан кеше өзелмәде. Ә Ураза гаетен биредә зур оешканлык, җитди әзерлек белән каршы алдылар.

Бәйрәмгә, искеакташлылардан тыш, күрше авыллар халкы да, туган йортларына, якыннарына кунакка кайтучылар да җыелды. Һәрберсе иң матур киемнәрен киеп, кулларына тәмле күчтәнәчләрен алып, бу зур чараның кунагы булырга ашыкты.

Иске Акташ авылында яшәүчеләр дә, гореф-гадәтләргә тугры калып, кунакларны ныклы әзерлек белән каршы алды. Авылның уңган хатын-кызлары Әлфия Латыйпова, Наилә Фәхретдинова, Альфира Галиуллина, Фирдәүсә Мостафина, Вәсилә Ямансарова, Алина Сәйфуллина, Илүзә Нәбиева, Минира Уразгилдина, Зөлфия Мифтахова, Гөлназ Сәйфуллина һәм башкалар, кайнар аш һәм чәй, тәмле пылау әзерләп, төрле-төрле ризыклар пешереп, бәйрәм табынын мулдан кордылар. Ә пылау белән хәзер ничә елллар дәвамында шушы авыл кияве Алишер Аббасов сыйлый. Ул, үзенең һөнәре буенча пешекче булмаса да, бу ризыкны ул бик тәмле итеп пешерә.

Иртән-иртүк авыл халкы гает намазына җыелды. Иман йорты барлыкка килгәч, биредә намазга басучылар да шактый арткан. Быел Ураза гаете җомга көненә туры килеп, мөселманнар өчен ул икеләтә бәйрәмгә әверелде. Җомга намазын да бергәләп укыганнан соң, бер-берсенә котлау сүзләре әйтеп, бәйрәм теләкләре белән бүлеште. Имам-хатыйб Вәлиҗан хәзрәт Гәрәевның бәйрәм вәгазе дә эчтәлекле булды. Ул Ислам мөэминнәренә ихсан иткән иң олы гыйбадәт көне - җомга көне турында турында сөйләде.

Ә аннары җыелучылар табын артына узды. Коръән аятьләре укылганнан соң, илләребезнең иминлеген, тынычлыгын теләп дога кылдылар. Вафат булган авылдашларын да искә алдылар. Шулай ук мәчет исәбенә сәдака бирүчеләргә дә рәхмәтләр белдереп, аларның сәламәтлеге, бәрәкәтле тормышы өчен догаларын юлладылар.

Мәҗлес җанлы әңгәмәләр, матур теләкләр, ихлас догалар белән үрелеп барды. Кунаклар арасында балаларның да күп булуына сөенечен яшермәде өлкәннәр. Аларга карап, киләчәккә өмет уянды, яшь буынның тәрбияле, әдәпле булып үсүенә ышаныч артты. Гомумән, әлеге бәйрәм анда катнашучы һәр кешенең күңелендә онытылмаслык бер мизгел булып калырлык җылы мохиттә үтте.

Эльвира Ямалетдинова фотолары.

Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас