Мәчетле авыл – бәхетле авыл, диләр. Әйе, ул гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә авыл тормышының үзәге, бердәмлек һәм рухи җылылык чыганагы да. Иске Акташта да авыл халкы көче белән барлыкка килгән иман йорты үзенә тартып тора. Атна саен анда җомга намазлары укыла, изге бәйрәмнәр билгеләнә, исем кушу, никах уку кебек йолалар үткәрелә, изге Рамазан аенда да аннан кеше өзелмәде. Ә Ураза гаетен биредә зур оешканлык, җитди әзерлек белән каршы алдылар.
Берничә ел элек сафка кертелгән мәчеттә төзекләндерү эшләре дәвам итә. Шуңа бәйрәм алдыннан “Ватсапп” мессенджерындагы төркемнәрендә эшләрне башкару өчен акча җыю турында сүз күтәргәч, аны барысы да хуплады һәм һәркем, хәтта читтә яшәүчеләр дә, кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтте. Әлеге вакытта электр энергиясе белән Галия һәм Флүр Ибраһимовлар тәэмин итсә, тиздән биредә ут үткәрү эшләре башланачак, аның өчен барлык документлар да әзер, ди авыл активистлары. Ә аннары мәчеткә су үткәрергә дә ниятлиләр. Акча җыю буенча җаваплы бурыч исә авылның хөрмәтле кешеләре – Әлфия һәм Камил Латыйповларның иңенә йөкләтелгән. Менә шулай авыл халкының көче, тырышлыгы белән мәчет тә, урындагы клуб та, гомумән, авыл да көннән-көн төзекләнә, күркәм төс ала.
Ә бәйрәмгә, искеакташлылардан тыш, күрше авыллар халкы да, туган йортларына, якыннарына кунакка кайтучылар да җыелды. Һәрберсе иң матур киемнәрен киеп, кулларына тәмле күчтәнәчләрен алып, бу зур чараның кунагы булырга ашыкты.
Иске Акташ авылында яшәүчеләр дә, гореф-гадәтләргә тугры калып, кунакларны ныклы әзерлек белән каршы алды. Авылның уңган хатын-кызлары Әлфия Латыйпова, Наилә Фәхретдинова, Әлфира Галиуллина, Фирдәүсә Мостафина, Вәсилә Ямансарова, Алина Сәйфуллина, Илүзә Нәбиева, Миңнира Уразгилдина, Зөлфия Мифтахова, Гөлназ Сәйфуллина, Сәвия Шәфыйкова, Гөлназ Арсланова кайнар аш һәм чәй, тәмле пылау әзерләп, төрле-төрле ризыклар пешереп, бәйрәм табынын мулдан корды. Ә пылау белән хәзер берничә ел дәвамында шушы авыл кияве Алишер Аббасов сыйлый, бу ризыкны ул бик тәмле итеп пешерә.
Иртән иртүк авыл халкы гает намазына җыелды. Иман йорты барлыкка килгәч, биредә намазга басучылар да шактый арткан. Быел Ураза гаете җомга көненә туры килеп, мөселманнар өчен ул икеләтә бәйрәмгә әверелде. Җомга намазын да бергәләп укыганнан соң, имам-хатыйп Вәлиҗан хәзрәт Гәрәев бәйрәм вәгазен сөйләде.
– Көннәрнең иң бөеге һәм иң олысы – һичшиксез, җомга көнедер. Бу көннең Аллаһы Тәгалә каршындагы бөеклеге Корбан һәм Ураза гаетләренекеннән дә олырак. Бу көннең биш фазыйләте бар: бу көнне Адәм яратылды, шул ук көнне ул җиргә төшерелде һәм, шул ук җомга көнендә вафат булды, бу көндә барлык догаларның кабул ителү сәгате бар, – диде Вәлиҗан хәзрәт һәм, Коръән Кәримнең аятьләренә һәм хәдисләренә таянып, бу көнне файдалы үткәрүнең һәм мөселман өчен зур савап булуын аңлатты.
Ә аннары җыелучылар табын артына узды. Коръән аятьләре укылганнан соң, илләребезнең иминлеген, тынычлыгын теләп дога кылдылар, мәрхүм авылдашларын да искә алдылар.
Мәҗлес җанлы әңгәмәләр, матур теләкләр, ихлас догалар белән үрелеп барды. Кунаклар арасында балаларның да күп булуына сөенечен яшермәде өлкәннәр. Аларга карап, киләчәккә өмет уяна, яшь буынның тәрбияле, әдәпле булып үсүенә ышаныч арта. Гомумән, әлеге бәйрәм анда катнашучы һәр кешенең күңелендә иң җылы тәэссоратлар калдырды.
Эльвира ХӨСНЕТДИНОВА.