

Көнозынга сузылган бу хәл. Кичке якта бу урынга бер фәкыйрь крестьян килеп туктаган. Ул сүзсез генә ташны юл читендәге канауга тәгәрәтеп төшергән һәм таш торган җирдә бер янчык алтын ятуын күргән. Янчык янына “Бу алтын – кешеләргә комачаулык иткән ташны юлдан алып ташлаучыга патшадан бүләк” дигән язу да куелган.
Менә шулай Аллаһ Тәгалә дә һәр сынау артына Үзенең мәрхәмәтен сала. Кеше тормышындагы кыенлыклар берсе дә очраклы түгел. Адәм баласына нинди генә сынау килсә дә, артында Аллаһ Тәгаләнең мәрхәмәте-бүләге бар. Әгәр дә без аны менә шулай сүзсез генә ташны читкә алып куйган крестьян кебек сабырлык белән үткәреп җибәрә алсак.
Фото: рixabay. ru