+11 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Иман
14 апрель , 04:20

Өч әйбер

Дөньяда өч әйбергә ныклап таянып булмый: хыялларга, уңышка һәм байлыкка.

Өч әйберӨч әйбер
Өч әйбер

Өч әйберне беркайчан кире кайтарып булмый: вакытны, әйткән сүзне һәм хөрмәтне.

Өч әйберне беркайчан югалтырга ярамый: тынычлыкны, өметне һәм намусны.

Дөньяда өч әйбердән дә кадерлерәк әйбер юк: иман, мәхәббәт һәм дуслык.

Өч нәрсә кешене бәяли: тырышлык, тугрылык һәм ирешелгән уңышлар.

Бигрәк тә өч нәрсә кешене хәсрәтле һәм бәхетсез итә: динсезлек, тәкәбберлек һәм кешене акылсыз итә торган исерткечләр.

Югарыда әйтелгән сүзләрне алтын хәрефләр белән күңелләребезнең түренә язсак иде.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас