+20 °С
Ачык
VKOKTelegramMax
Иман
15 апрель , 05:15

Бу дөнья – әхирәтнең иген кыры

Фани дөньядагы акча да, дан да – барысы да вакытлыча. Алар безнең белән әхирәткә бармый. Безнең белән бара торган бердәнбер нәрсә – гамәлләребез.

Бу дөнья – әхирәтнең иген кырыБу дөнья – әхирәтнең иген кыры
Бу дөнья – әхирәтнең иген кыры
“Дөнья тормышы – (кешеләрне дәвамлы гыйбадәттән читкә юнәлткән) бер уен һәм күңел ачудан башка берни түгел. Әмма соңгы йорт (булган җәннәт) тәкъвалык ияләре өчен (дөньядан) яхшырак” (“Әл-Әнгам” сүрәсе, 32нче аять).

Әгәр бүген:
намаз укысак;
әти-әнигә ярдәм итсәк;
балаларга яхшы тәрбия бирсәк;
кешегә авыр сүз әйтмәсәк;
күңелгә катылык кертмәсәк – иртәгә, әхирәттә, шул гамәлләребез җәннәткә юл ачар.

Бүген кылган һәр яхшылыгыбыз - иртәгә безнең өчен яктылык. Бүген эшләгән һәр гөнаһыбыз - иртәгә безнең өчен авырлык.

Фото: Динар Кәлимуллин
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас