Авырлыклар килми тормый, төрле кешедә төрле хәлләр булырга мөмкин. Хәдистә болай диелә (мәгънәсе): “Аллаһ Тәгалә берәр кешене яратса, Ул аңа сынаулар җибәрә. Әгәр дә кеше сынауны риза булып кабул итсә, ул кеше Аллаһның ризалыгына ирешүчеләр рәтеннән булачак”.
Аллаһ кешеләрне авырлык белән генә түгел, рәхәтлек белән дә сынарга мөмкин. Анысын да онытмагыз.
Мәсәлән, Сөләйман пәйгамбәрне Аллаһ Тәгалә төрле нигъмәтләр белән сыный. Сөләйман пәйгамбәр исә болай ди: “(Кыска вакыт та) Бу (теләгемнең гамәлгә ашуы) шөкер итәрме, әллә шөкерсезлек кылырмы дип, мине сынау өчен Раббымның (миңа насыйп иткән) фазылыннан (бирелгән). Кем дә кем шөкер итсә, үзе өчен шөкер иткән булыр, кем дә кем шөкерсезлек кылса, һичшиксез, минем Раббым – Бай, Юмартларның юмарты”, – диде” (“Нәмел” сүрәсе, 40нчы аять).
Фото: Динар Кәлимуллин