“Берәр изгелек кылган кешегә изге эш белән җавап бирү – мөселманлык билгесе. Әгәр инде бер кеше изге эш белән җавап бирмәсә, ул вакытта: “Аллаһы Тәгалә сиңа хәерле җәза бирсен", дип дога кылуы да җавап кылу җөмләсеннән була.
(“Җәза” сүзе гарәп телендә күпләр аңлаганча “газап” дигәнне генә аңлатмый, кешенең эшләгәненә тиешлесен бирү мәгънәсендә дә килә. Коръәндә кем өчендер җәза – җәннәт булыр дип тә килә). (Риза Фәхретдин. “Җәвамигуль Кәлим шәрехе”, 314нче хәдис. 1916).
Раббым безгә бер-беребезгә карата изгелекләр кылып яшәргә һәм изге догада булырга язсын.
Фото: Динар Кәлимуллин.