+20 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Иман
22 Апреля , 04:15

Базарда укыла торган дога

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм базарларны шәйтаннарның яу кыры дип атаган (Бохари хәдисләр җыентыгыннан). Чынлыкта, базарда күп кенә дөрес булмаган гамәлләр башкарыла: биредә берәүләр алдый, икенчеләр алдана. Болар барысы да – шәйтан мәкерлекләре.

Базарда укыла торган догаБазарда укыла торган дога
Базарда укыла торган дога
Шуңа күрә дә, базарга әзерлек белән бару мөһим. Дога – мөселманның коралы икәнлеген беләбез. Бу доганы өйрәнеп, көндәлек тормышка кертеп җибәрүебез бик дөрес булыр.

Базарга (кибеткә, сәүдә үзәкләренә) кергәч укыла торган дога. Укылышы: “Ләә иләһә илләллаһу вахдәһу ләә шәрикәләһ, ләһул-мүлкү вә ләһүл хәмдү йүхйи вә йүмитү вә һүә хәййүн ләә йәмүтү, биядиһил-хайр, вә һүә галәә күлли шәйъин кадир”. (Мәгънәсе: “Аллаһыдан башка илаһ юк, Аның тиңдәше юк. Бөтен падишаһлык һәм мактау Аллаһы Тәгаләгә генә хас. Аллаһы Тәгалә терелтә һәм үтерә (ләкин Үзе һәрвакыт терек булып, бервакытта да үләчәк түгел). Барча хәерле эшләр Аллаһы Тәгаләдән һәм Аның Көч-Кодрәте бар нәрсәгә дә җитә!”)

Фото: рixabay. ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас