+20 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Иман
23 Апреля , 05:45

Бүләк бирү – күркәм сөннәт

Динебездә мөселман кардәшләребезгә изгелек кылу, бер-беребезнең күңелен күрүгә зур әһәмият бирелә.

Бүләк бирү – күркәм сөннәтБүләк бирү – күркәм сөннәт
Бүләк бирү – күркәм сөннәт
Болар тагын бер кабат динебезнең күркәмлеген, иң гадел, дөрес дин булуын ассызыклый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең “Бер-берләрегезгә сәлам таратыгыз, кунакларыгызны хөрмәт итегез, күршеләрегезгә яхшы мөгамәләдә булыгыз”, дигән нәсыйхәтләре әдәп-әхлак кагыйдәсе булып тора. Бу үзгәрешсез тәртипләр һәр заман, урын өчен үз актуальлеген югалтмый.

Шундый күркәм гадәт, нәсыйхәтләрнең берсе – бүләк бирешү.

Бүләк бирешү күркәм сөннәт булып тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Бер-берләрегезгә бүләк бирешегез һәм сез бер-берегезне яратырсыз”, – дип әйткән (имам Әл-Бохариның хәдисләр җыентыгыннан).

Бүләк бирүнең билгеле бер сәбәпләре (мәсәлән, бәйрәмнәр, нинди дә булса күңелле вакыйга белән котлау) булырга, яки ул бернинди дә сәбәпсез, Аллаһ ризалыгы өчен дип, шул кешене ярату, якын итү, аңа хөрмәт хисләрен белдерергә теләү рәвешендә дә булырга мөмкин. Иң мөһиме – кешенең күңелендә изге ният булу.

Фото: рixabay. ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас