Әлеге бәйге быел сигезенче тапкып уза. Чарада 4 яшьтән 14 яшькә кадәрге малай һәм кызлар катнаша.
– Быел 200дән артык гариза кабул ителде. Уфа шәһәре һәм районы, Тәтешле, Борай, Кушнаренко, Бүздәк, Илеш, Стәрлетамак, Белорет, Кырмыскалы, Чишмә, Авыргазы һәм башка район һәм шәһәрләрдән гаризалар килде. Бәйге, гадәттәгечә, Халыкара мөселман бизнесы ассамблеясе, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Уфа шәһәре Киров районы “Ихлас” мөселман дини оешмасы тарафыннан оештырылды.
Әлеге бәйгедә катнашучылар бер-берсеннән үрнәк ала, аларның аралашу даирәсе дә арта. Бу да бик яхшы, чөнки балалар киләсе бәйгегә тагын да ныграк әзерләнеп килә. Моны бәйгедә катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсенең елдан-ел күтәрелүе күрсәтеп тора , – диде “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин.
Жюри кыз һәм ир балаларны аерым һәм 4-7, 8-11, 12-14 яшьләрдәгеләргә, янә хафизлар төркеменә бүлеп бәя куя. Бәйгедә катнашучы һәр бала бүләкләнәчәк. Ә инде җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр әзерләнгән.
Фотода - Нефтекама шәһәрендә яшәүче Самир Солтанов. Ул әлеге конкурста беренчегә генә катнашмый инде. Узган елда өченче урынны яулаган булган. Быелгысында да аңа уңышлар юлдаш булсын!
Фото: Зөһрә Исламова