+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
30 Апреля , 08:10

Иске Куҗак мәчетле булды

Авыргазы районының Иске Куҗак һәм күрше авыллар халкы бу вакыйганы күптән көтте.

Иске Куҗак мәчетле булдыИске Куҗак мәчетле булды
Иске Куҗак мәчетле булды

Мәчет ачылу тантанасына аларның олы шатлыгын уртаклашу өчен күпсанлы кунаклар да җыелды. Русиянең Баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Авыргазы районы хакимияте башлыгы Арслан Шәһәретдинов, Ишле авылы биләмәсе башлыгы Гүзәл Насыйрова, районның имам-мөхтәсибе Сәлмән хәзрәт Гайбайдуллин, район һәм авыл биләмәсе хакимиятләре вәкилләре, шулай ук күрше һәм якын-тирә авылларның дин әһелләре, күпсанлы кунаклар бу игелекле эшнең шаһиты булды.

Элек-электән татар һәм башкорт авылларының күрке мәчет булган. Юлчылар айлы манараларны күрүгә: “Бу авылда иманлы халык яши, димәк, монда шәфкатьлелек, миһербанлык бар”, - дигән карарга килгән. Бүген дә мәчетләр – мөселманнарның гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә гореф-гадәтләрне, тарихны саклаучы, авылның рухи һәм социаль үзәге булып тора. Иске Куҗак авылындагы мәчет тә, һичшиксез, шундыйларның берсе булачак, дигән ышаныч белдерде чыгыш ясаучылар.

Мәчет төзелеше бик тиз башкарылып чыга. Имам-хатыйб Тәлгать хәзрәт билгеләвенчә, 2024 елның көзендә нигез салсалар, узган язда төзелеш башлана һәм бер елга якын вакыт арасында мәчет калкып чыга. Әйткәндәй, аның урыны да бик уңайлы туры килә – иң биек һәм күркәм урында. Шушы авылда яшәүче хөрмәтле гаиләләренең берсе – Зәйнәп һәм Фәрит Солтангалиевлар үзләренең  җир биләмәсенең яртысын мәчет файдасына бүлеп бирә.

Һәр эшнең  уңае чыгып торды, ди Тәлгать хәзрәт. Тәүге эшләрне хезмәт ветераны үзенең пенсиясеннән тупланган акчага башлап җибәрсә, аннары мәчет төзелешенә ярдәм итүләрен сорап, Интернет челтәре аша халыка мөрәҗәгать иткәч, изге эштә катнашучылар бик күп була. Шушы авыл һәм район халкы гына түгел, бөтенләй чит кешеләр дә, әлеге эшнең саваплы булуын аңлап, Аллаһы ризалыгы өчен шатланып үз өлешләрен кертәләр. Шулай ук кул көче, техника белән ярдәм итүчеләргә дә чиксез рәхмәт сүзләре яңгырады. Әлеге мәчет төзелешендә актив катнашучыларга Русия Мөселманнары Диния нәзарәтенең, район һәм авыл биләмәсе хакимиятләренең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ә имам-хатыйб Тәлгать хәзрәт Каһарманов баш мөфти кулыннан “Иман һәм намус” орденын алды.

Әйе, бүген инде һәркемнең күңелен шатлык хисләре бизи. Тәлгать хәзрәтнең күпсанлы шәкертләре һәм авыл уңганнары бәйрәм күркәм килеп чыксын өчен зур көч салдылар. Мул табыннар корылды. Аны дә бердәм булып әзерләделәр. Авылның ике гаиләсе корбан итеп чалынган итләрен әлеге бәйрәмне үткәрү өчен мәчеткә тапшырды.

Мәчет төзелеше дә, әлеге бәйрәм дә көчнең бердәмлектә булуын  тагын бер кат дәлилләде. Киләчәктә инде “Тәлгать мәчете” авылның рухи үзәге, дуслык һәм үзара ярдәмләшү урыны булачак. Авыл мәчетле хәзер! Иң мөһиме – мәчет тә халык белән тулы булсын иде, аның күрке дә шунда бит.

Эльвира Ямалетдинова фотолары.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас