

“1. Ният кылу. Һәр эшне башлар алдыннан, ниятегезнең Аллаһ ризалыгы өчен булуына инаныгыз.
2. Ураза тоту. Айның беренче тугыз көнендә ураза тоту бик зур саваплы. Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә өмет итеп, калган көннәрдә дә ураза тотарга тырышыгыз.
3. Күбрәк зекер кылу. Аллаһны зекер итегез. Мәсәлән, тәһлил, тәкбир һәм тәхмид әйтегез.
4. Сәдака бирү.
5. Гарәфә көнендә ураза тоту һәм дога кылу. Зөлхиҗҗә аенның 9нчы көне (26 май) – Гарәфә көне. Бу көнне ураза тоту 2 еллык гөнаһлардан азат итә.
6. Истигъфар әйтү. Үзегезне камилләштерергә һәм Аллаһ яраткан гамәлләрне күбрәк кылырга ниятләгез.
7. Корбан чалу”, дип яза “Хозур дин турында”.
Фото: рixabay