+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Иман
20 Мая , 14:45

Мөбарәк зөлхиҗҗә аеның фазыйләтләре

Зөлхиҗҗә – хаҗ ае ул. Зөлхиҗҗә аенда ике олуг бәйрәмнәребезнең берсе булган Корбан гаете уза. Быел ул, Аллаһ боерса, 27 майга туры килә. Бу көнне Мәккәи Мөккәрәмәдә булган хаҗи-хаҗияләр дә, туган якларында калган кардәшләребез дә, Аллаһ ризалыгына омтылып, ихлас күңелдән корбаннар чала.

Мөбарәк зөлхиҗҗә аеның фазыйләтләреМөбарәк зөлхиҗҗә аеның фазыйләтләре
Мөбарәк зөлхиҗҗә аеның фазыйләтләре

Зөлхиҗҗә аенда догалар кабул кылына, гөнаһлар ярлыкана торган көн бар. Ул – Гарәфә көне. Бу мөбарәк көн Корбан гаете алдыннан, ягъни 26 май көнне була. Гарәфә көнендә ураза тоту - күркәм гамәл. Бу көн хакында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Гарәфәт җирлегендә, Гарәфә көнендә кылынган дога кире кагылмас”, – дигән.

26, 27, 28, 29, 30 май — “Тәкъбир әт-Тәшрикъ” көннәре, зөлхиҗҗә аеның 9, 10, 11, 12, 13нче көннәре. Гарәфә көнендә (26 майда, Зөлхиҗҗә аеның 9нчы көне) иртәнге намаздан башлап, Зөлхиҗҗә аеның 13нче көнендәге (30 май) икенде намазын да кертеп, егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң (барлыгы 23 тапкыр) сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: “Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллаһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд” дип тәкъбир әйтергә кирәк (ир-егетләр тәкъбирен — тавыш белән, хатын-кызлар эчтән әйтә). Бу “Тәшрикъ көннәре” дип атала. Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкъбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын, дип сөенечтән тәкъбир әйтүдәдер.

Зөлхиҗҗә аеның беренче ункөнлеге бик фазыйләтле. Аның хакында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Аллаһ каршында башкарылган иң сөекле, изге гамәл шушы зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә”, – дип әйткән. Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Бер көн дә, бер төн дә шушы зөлхиҗҗә ае ункөнлегенең бөеклегенә, аңа карата Аллаһның мәхәббәтенә тиң булмас”, – дигән. Икенче хәдистә: “Шушы көннәрдә тәкбир, тәхмид, тәһлил сүзләрен күбрәк әйтегез”, – дигән Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм.

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең зөлхиҗҗә аеның ункөнлеген гамәл-гыйбадәттә, зикердә, тәсбихтә үткәргәнлеге риваять ителә. Корбан гаете көненнән тыш, зөлхиҗҗә аеның 9 көнен ул уразада үткәрә торган булган.

Корбан чалу 3 көннең берсендә башкарыла: беренче көнне (Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә, ягъни 27 майда) һәм алдагы ике көндә (Зөлхиҗҗә аеның 11 һәм 12нче көннәрендә, ягъни 28 һәм 29 майда кояш баеганчы). Аллаһ чалган корбаннарыбызны, бу көннәрдә кылынган гамәл-гыйбадәтләребезне кабуллардан кылса иде!

Фото: рixabay. ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас