+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
25 Мая , 12:50

Башкортстанда Корбан бәйрәменә әзерлек ничек бара?

27 майда ил мөселманнары изге Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә бәйрәм чаралары үткәргәндә ветеринария-санитария таләпләрен тәэмин итү турында фикер алыштылар.

Башкортстанда Корбан бәйрәменә әзерлек ничек бара?Башкортстанда Корбан бәйрәменә әзерлек ничек бара?
Башкортстанда Корбан бәйрәменә әзерлек ничек бара?
Ветеринария буенча дәүләт комитеты рәисе Азат Җиһаншин хәбәр иткәнчә, республика муниципалитетларында 60 махсус мәйданчык җиһазландырылачак. Уфада алар икәү булачак – Төньяк автовокзал территориясендә һәм Зинино бистәсе янында. Андагы чаралар ветеринария хезмәте күзәтүе астында узачак.

Корбан чалу өчен билгеләнгән барлык маллар алдан ук карантин чаралары уза, идентификацияләнә һәм исәпкә куела. Маллар ветеринария-озату документлары нигезендә кабул итәләчәк, чалуга клиник караудан соң кертеләчәк, ә продуктлар ветеринария-санитария экспертизасы узганнан соң биреләчәк.

Фото: glavarb.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас