Балигъ һәм акылы камил һәр мөселманга Ислам динендә фарыз булган олы гыйбадәтләрнең бишенчесе — гомерендә бер мәртәбә Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә барып хаҗ кылу.
Хаҗ, Зөлхиҗҗә аенда ихрамга кереп, Гарәфә көне Гарәфәт тавында вәкыф кылу (көтеп тору), аннары Кәгъбәне тәваф кылудан гыйбарәт. Хаҗи, үзе сау-сәламәт булып, Мәккәи Мөкәррәмәгә барып кайтырлык акчасы һәм үзе кайтканчы өендә калган җәмәгатенең ихтыяҗларына җитәрлек малы булган кешегә генә фарыз.
Гарәфә – тану көне. Мөселман календаренда иң әһәмиятле көннәрнең берсе ул. Бу көнне миллионлаган хаҗ кылучы Гарәфәт тавына баскан килеш Аллаһка ялвара. Гарәфә көне генә түгел, Зөлхиҗҗә аеның беренче тугыз көненең һәркайсы да изге, бу көннәрдә ураза тоту, хәер-сәдака өләшү – сөннәт. Бигрәк тә Гарәфә көнендә тотылган ураза ике ел буе кылган гөнаһларны ярлыкарга җитәрлек савап китерәчәк. Бер хәдистә: “Күп кеше Гарәфә көнендә тәмуг газабыннан котылачак”, – диелгән.
Бәйрәм көненең аталышы да, әнә шул изге Гарәфәт тавы атамасыннан алынып, “Гарәфә көне” дип атала һәм ул иң кадерле, изге, олы хөрмәткә лаек бәйрәм көне итеп билгеләп үтелә. “Хаҗ — ул Гарәфә, — диде Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм. — Бу көн — Аллаһы Тәгалә иң күп кешене уттан коткарган көн. Бу көндә ураза тоткан кешенең үткән елгы гөнаһлары белән башка гөнаһлары да гафу ителер”.
Бу зур көндә мөэмин-мөселман кардәшләребез хаҗ кыла. Бу көндә Адәм белән Һава җәннәттән җиргә төшерелгәннән соң шушы Гарәфә җирендә гөнаһлары гафу ителеп, очраштылар. “Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә эшләнгән изгелекләрдән дә Аллаһка сөйкемлерәк эш юк”, — диде Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлләм.
Шушы изге көннәрдән соң мөселманнар 10нчы Зөлхиҗҗәдә Корбан гаетен бәйрәм итә.
Фото: pixabay.com.