+20 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Иман
26 Мая , 05:00

Иске Балтачта борынгы мәхәллә тергезеләчәк

Балтач районының Иске Балтач авылындагы “Габдулла Галиев (Батырша)” мәчетендә узган сөйләшүдә шул ук авылдагы борынгы мәхәлләне тергезү мәсьәләсе каралды.

Иске Балтачта борынгы мәхәллә тергезеләчәкИске Балтачта борынгы мәхәллә тергезеләчәк
Иске Балтачта борынгы мәхәллә тергезеләчәк

“Батырша мәчете” имам-хатыйбы Рәфис Шәйхәйдәров сөйләшүне дога кылудан башлады. Иске Балтачта өченче мәхәлләне тергезүгә ризалыкларын биргән кешеләрне сәламләп, районыбыз тарихында тирән эз калдырган шәхесләрдән Габдулла Галиевка (Батырша), Колый Балтачевка тукталды.

– 2006 елда Нөркә авылы җирендә узган республика күләмендәге “Салават җыены”нда Колый Балтачев адресына төрле фикерләр ишеткәч, Ырынбур өлкә архивына барып, бу шәхескә кагылышлы архив материалларын өйрәндем. Һәм аның 3100дән артык кешедән торган гаскәр туплап, Польша җирендә Русияне яклаган кеше булуын белдем. Бу шәхес турында мәгълүмат туплаганнан соң, китап чыгарып, аны республикадагы галимнәргә тәкъдим иттем. Шуннан соң якташыбызны зурлау сүзләре ишеттем, – диде Рәфис Муллагатдәр улы.– Мәхәллә Колый Балтачев исемен йөртсен иде дигән фикерләр дә бар.

Борынгы мәчетнең тарихына килгәндә, Рәфис Шәйхәйдәров китергән мәгълүматлардан әлегә шул билгеле: революциягә кадәр Иске Балтачта ике мәхәллә булган. Аларның берсе – Үзәк урамда, икенчесе Кызылармиячеләр урамында урнашкан. Революциядән соң аларның манаралары киселгән. Беренче мәчет халыкка җәмәгать бинасы сыйфатында хезмәт иткән. Икенчесе урынында йорт салынып, анда бер гаилә яшәгән.

– Бик ачык апа улы белән яшәде. Үзе дә, улы да бик ярдәмчел, ачык кешеләр булды. Йортлары янып, зур каза күрделәр. Кабат өй төзеп чыгып та рәхәт күрмәделәр. Улы фаҗигале үлем белән һәлак булды. Апа да мәрхүмә инде. Ике кызлары читтә яши. Йорт урынын райондагы эшкуар Марат Хәйруллин сатып алып, җирен, урынын рәсмиләштереп, мәхәлләгә бүләк итеп бирәчәк, – диде Рәфис Муллагатдәр улы. – Мәчет төзеләчәк урынны Марат Риф улы тазартып, урынын тигезләп куюны оештырды.

Мәхәлләне оештыручылар саны ун кешедән ким булырга тиеш түгел. Аның составына райондагы хөрмәтле кешеләр: Рәдиф Вәлиев, Хәлимулла Галләмшин, Рәдис Дәүләтов, Ансаф Закиров, Филүс Камалтдинов, Ралия Карамова, Гали Сәрвәртдинов, Марат Хәйруллин, Җәмгыя Хәмәтова, Рәфис Шәйхәйдәровлар керде. Алар Иске Балтач авылында өченче мәхәлләне булдырырга ризалык белдереп, бертавыштан тавыш бирде. Ул, югарыда әйткәнемчә, авылдагы борынгы мәхәллә урынында, Кызылармиячеләр урамында яңадан төзеләчәк. Мәхәлләнең имамы итеп бертавыштан Гали Сәрвәртдинов сайланды. Мәхәллә советы сайланып, аның составына барлык оештыручылар кертелде. Өч кешедән торган ревизия комиссиясе сайланып, мәхәлләнең Уставы расланды. Мәхәллә Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтендә, аннары Русиянең Юстиция министрлыгында теркәләчәк.

Марат Риф улы Югары Кансөяр авылында халык көче белән төзелгән мәчетнең бүгенге көндә авыл халкын бергә туплау, дини йолаларны, фарыз гамәлләрне үтәү урыны булуы турында горурланып та, сөенеп тә сөйләде.

– Борынгы мәхәлләне кабат тергезү турында Иске Балтачның шул төбәгендә яшәгән авылның төп халкы арасыннан шәхсән үземә мөрәҗәгать итүчеләр булды. Аллаһтан вакыты җиткәндер, бу мәсьәлә күтәрелде һәм бүген шул хакта сөйләшүгә җыелдык. Мәхәллә халыкка, барыбызга да кирәк. Аны хуҗалык блогы һәм ризыклар әзерли торган өлешләре белән иркенрәк итеп төзү дөрес булыр иде дигән фикерләр әйтүчеләр дә бар. Әлегә мәчет төзеләчәк урын чүп-чардан тазартылды. Төзелеш эшләрен башларлык хәлгә китерелде. Без, үз чиратыбызда, транспорт ярдәме һәм башка төр булышлык күрсәтергә әзер, – диде ул.

Фикер алышуларда “Үзәк мәчет” имам-хатыйбы Филүс Камалтдинов, Иске Балтач авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Риф Хафизов катнашты. Гали Карам улы үзенә күрсәтелгән зур ышаныч өчен рәхмәт белдерде һәм башланачак эшне Аллаһ ярдәме белән башкарып чыгарга язсын, диде.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас