+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
26 Мая , 14:55

Иске Куҗакта мәчет ачылды!

Авыргазы төбәге халкы бу вакыйганы көтеп алды.

Иске Куҗакта мәчет ачылды!Иске Куҗакта мәчет ачылды!
Иске Куҗакта мәчет ачылды!
Элек-электән татар-башкорт авылларының күрке мәчет булган. Юлчылар айлы манараларны күрүгә: “Бу авылда иманлы халык яши, димәк, монда шәфкатьлелек, миһербанлык тантана итә”, – дигән. Бүген мәчетләрнең әһәмияте аеруча зур, алар – мөселманнарның гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә гореф-гадәтләрне, тарихны саклаучы, авылның рухи һәм социаль үзәге булып тора. Иске Куҗак авылындагы мәчет тә, һичшиксез, шундыйларның берсе булыр. Шушы көннәрдә тантаналы шартларда аның ишекләре ачылды.

Мәчет ачылу тантанасына искеку­җак­лыларның олы шатлыгын уртаклашу өчен күпсанлы кунаклар да җыелды. Русиянең Баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Авыргазы районы хакимияте башлыгы Арслан Шәһәретдинов, Ишле авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова, районның имам-мөхтәсибе Сал­ман хәзрәт Гайбайдуллин, район һәм авыл биләмәсе хакимиятләре вәкилләре, шулай ук күрше һәм якын-тирә авылларның дин әһелләре, күпсанлы кунаклар авыл халкының бәйрәм шатлыгын уртаклаштылар.
Искекуҗаклылар мәчет төзү турында күптәннән хыялланды. “Авылыбыз әллә ни бәләкәй дә түгел, ә азан тавышы ишетелми, җомга һәм җәмәгать намазлары укырга, дини бәйрәмнәрне оештырырга да, хәтта хәер-сәдака салырга да урыныбыз юк. Бер катлы, җыйнак кына мәчет төзисе иде”, – дигән сүзләр авылдашлар арасында күптән йөрде. Шушы, авылда туып-үскән, хаклы ялга чыккач, туган якларына кайтып, дини белем үзләштергән һәм байтак еллар дәвамында күрше Тукай авылында имамлык итүче Тәлгать хәзрәт Каһарманов бу изге эшкә алынырга карар итте. Тукай авылындагы мәчетне рәсмиләштереп, аны төзек­ләндереп, сафка кертүгә зур тырышлык һәм көч салган шәхес шулай итеп, туган авылында да мәчет төзү эшләрен башлап җибәрде.
Мәчет төзелеше – ул, чынлап та, зур һәм җаваплы эш. Аны башкарып чыгу өчен бик күп көч, хезмәт һәм акча таләп ителә. Аллаһның ярдәме белән мәчет бик тиз төзелде, һәр эшнең уңае чыгып торды, ди имам-хатыйб Тәлгать хәзрәт. 2024 елның көзендә нигез салсалар, узган язда төзелеш башлана һәм бер елга якын вакыт эчендә мәчет калкып та чыга. Әйткәндәй, аның урыны да иң биек һәм күркәм урында. Шушы авылда яшәүче хөрмәтле гаиләләрнең берсе – Зәйнәп һәм Фәрит Солтангалиевлар үзләренең җир биләмәсенең яртысын мәчет файдасына бүлеп бирә. Тәүге эшләрне хезмәт ветераны үзенең пенсиясеннән тупланган акчага башлап җибәрсә, аннары мәчет төзелеше­нә ярдәм итүләрен сорап, Интернет челтәре аша халыкка мөрәҗәгать иткәч, изге эштә катнашучылар саны тагын да арта. Шушы авыл һәм район халкы гына түгел, бөтенләй чит кешеләр дә, әлеге эшнең саваплы булуын аңлап, Аллаһы ризалыгы өчен шатланып, үз өлешләрен кертә. Шулай ук кул көче, техника белән ярдәм итүчеләр дә күп була, өмәләргә дә күмәкләшеп чыга искекуҗаклылар.
– Бүген бердәм башкарып чыккан эшнең нәтиҗәсенә куанабыз – яңа мәчет ишекләрен ачты. Бу – барлык авыл, район өчен зур вакыйга. Чөнки мәчет – ул авылның йөрәге. Анда яшьләр әхлакый кыйммәтләрне өйрәнәчәк, гореф-гадәтләр, милли йолалар кадерләп сакланачак. Һәр намаз вакытында биредә җыелган халык илебез иминлеген, яугир­ләребезнең исәнлеген теләп догалар кылыр. Бүгенге гади булмаган шартларда, якташ егетләребез илебез иминлеге өчен көрәшкәндә, без дә үзебезнең бердәм һәм көчле булуыбызны күрсәтергә, тормышыбызны матур итеп алып барырга, шуның белән яугирләребезне рухландырырга тиешбез. Безнең бердәмлегебез – иң зур корал, – диде Арслан Нәзир улы һәм бу изге эштә катнашучыларга рәхмәт сүз­ләрен җиткерде.
Русиянең Баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин чыгышында бердәмлекнең мөһимлегенә басым ясады. Мәчетне төзүгә зур өлеш кертүчеләргә чиксез рәхмәт сүзләре яңгырады һәм Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең, район һәм авыл биләмәсе хакимиятләренең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ә имам-хатыйб Тәлгать хәзрәт Каһарманов баш мөфти кулыннан “Иман һәм намус” ордены белән бүләкләнде.
Тәлгать хәзрәт, аның күпсанлы шәкертләре һәм авыл уңганнары бәйрәм күркәм килеп чыксын өчен зур көч салды. Мул табыннар корылды. Аны дә бердәм булып әзерлә­деләр. Авылның ике гаиләсе – Резида Тимербулатова, Гөлназ һәм Наил Идиятшиннар корбан чалып, итләрен әлеге бәйрәмне үткәрү өчен мәчеткә тапшырды. Уфа шәһәренең “Самарканд” кафесы ашнакчысы, Төбәк авылында яшәүче Закировлар гаиләсе ярдәме белән тәмле пылау әзерләнде.
Өйлә намазын бергәләп укыганнан соң, яңа мәчетнең нурлы киләчәген, илләребезнең иминлеген һәм тыныч­лыгын теләп, догалар кылынды. Ә аннары җыелучылар бәйрәм табыны артында урын алды. Тәмле ризыклар белән сыйланып, танышу, ихлас аралашу дәвам итте. Һәркемнең йөзендә елмаю, күңелендә шатлык, ә кулында – бүләкләр. Яңа мәчетне котлаучылар һәм ике көн элек кенә үзенең күркәм юбилеен – 80 яшен билгеләгән имам-хатыйб Тәлгать хәзрәт Каһармановны тәбрик итүчеләр күп булды. Ут күршеләре – Уфа районының Яңа Булгаково авылындагы “Суфия” мәчетенә йөрүчеләр зур делегация булып килгән. Ринат Гыйззәтуллин белән Тәлгать Каһармановны күптәнге дуслык җепләре бәйли. Хәзер инде алар мәчетләр һәм авыллар арасында да дуслык күперләре салып, киләчәктә бердәм яшәргә һәм эшләргә сүз куешты. Моңа кадәр Тәлгать хәзрәт Каһарманов Тукай авылындагы мәчеттә имамлык итә иде. Озак еллар ныклы тотып килгән бу дилбегәне ул үзенең шәкерте – Төбәк авылыннан Нәзир Сәгадиевка тапшырды. Нәзир хәзрәт тә мөгаллименә, нәсый­хәтчесенә зур рәхмәтләрен җиткерде һәм иңнәренә йөкләтелгән бурычларны зур җаваплылык һәм ихлас күңел белән башкарачагын әйтте.
Шушы авылда туып-үсеп, гомере буе шушында яшәгән һәм 38 елын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган 94 яшьлек Җамал апа Насыйрова да әлеге мөһим чарадан читтә калмады. Җамал апа үзенең укучысы белән бик нык горурлануын белдерде.
Мәчет төзелеше дә, әлеге бәйрәм дә көчебез бердәмлектә булуын тагын бер кат дәлилләде. Киләчәктә инде “Тәлгать мәчете” авылның рухи үзәге, дуслык һәм үзара ярдәмләшү урыны булыр, дип ышанасы килә. Авыл мәчетле хәзер! Иң мөһиме – мәчет һәрвакыт халык белән тулы булсын иде, аның күрке дә шунда бит.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Иске Куҗакта мәчет ачылды!
Иске Куҗакта мәчет ачылды!
Иске Куҗакта мәчет ачылды!
Иске Куҗакта мәчет ачылды!
Иске Куҗакта мәчет ачылды!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас