+20 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Иман
26 Мая , 05:10

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Ул – бөтен мөселман дөньясы өчен зур бәйрәм. Корбан гаете Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач, ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә (быел 27 майда) билгеләнә. “Корбан” сүзе “якынаю” мәгънәсендә Аллаһы Тәгаләгә изге гамәлләр белән якынаюны аңлата. Гарәп халкы аны “Гыйд әл-Әдха” дип атый. “Әдха” – “күрсәтү”, ягъни Аллаһка үзебезнең тугрылыгыбызны күрсәтү бәйрәме.

Корбан гаете мөбарәк булсын!Корбан гаете мөбарәк булсын!
Корбан гаете мөбарәк булсын!
Корбан – Аллаһка якын булыр өчен кылына торган бер гамәл. Корбан чалып, без Раббыбызга якынлыгыбызны тагын бер исбатлыйбыз. Ә нәрсә белән якын булабыз соң? Аллаһы Тәгаләгә чалган корбаннарыбызның ите дә, сөяге дә, мае да, йоны да ирешми бит. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисендә: “...Аллаһы Тәгаләгә күңелләрегездәге иманнарыгыз, ихласлыгыгыз ирешә. Аллаһ ризалыгы өчен чалынган корбан канының беренче тамчысы җиргә төшкәнче Аллаһ шул кешенең гөнаһларын ярлыкар”, – ди.

Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең ерак бабасы Ибраһимнан: “Әгәр миңа угыл бала бирсәң, мин шул баламны корбан итеп чалырга да әзер”, – дигән сүзләр белән нәзер әйттерде. Ләкин Аллаһы Тәгалә адәм балаларының каннарын түгүче түгел, ул бары шул рәвешле Ибраһим галәйһиссәләмне сынады. Ибраһим бу сынауны югары сыйфатта үтте, Аллаһ аңардан разый булды.

Исмәгыйль галәйһиссәләмне корбан итеп чалырга алып барганда шайтан: “Сине атаң мәйданга алып бармый, ә чалырга алып бара”, – дип, Ибраһимның Раббысына әйткән нәзерне үтәвенә каршы чыкмакчы булды. Шунда Исмәгыйль галәйһиссәләмнең иманына карагыз, ул бу хәлдә дә: “И, әтием, Аллаһы Тәгалә нәрсә боерган булса, шуны эшлә, иншә Аллаһ, мине сабыр итүчеләрдән табарсың”, – дияргә үзендә көч тапты. Үз баласын суярга алып баручы атаның һәм корбан ителәчәк баланың иманын Аллаһы Тәгалә менә шулай сынады. Инде чалам дигәндә Ибраһим галәйһиссәләмгә: “Йә, Ибраһим! Раббыңа әйткән нәзереңә тугры булуыңны исбатладың. Аллаһ синнән разый булды. Инде корбан итеп улыңны түгел, куй чал”, – дигән нида килде. Шул вакыттан бирле бу вакыйга безгә бәйрәм булып калды.

Корбан чалу 3 көннең берсендә башкарыла: беренче көнне (Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә, ягъни 27 майда) һәм алдагы ике көндә (Зөлхиҗҗә аеның 11 һәм 12нче көннәрендә, ягъни 28 һәм 29 майда кояш баеганчы).

Корбан чалу түбәндәге кешеләргә мәҗбүри: мөселманга, иреклегә, мосафир булмаганга, нисаб күләмендәге малга ия кешегә.
Мөселман кешесе корбан чалуны үзе өчен башкара, әмма балигъ булмаган (бәлагатькә ирешмәгән, ягъни җенси яктан өлгермәгән) балалары өчен корбан чалу мәҗбүри түгел: бер сарык (кәҗә) – бер кеше исеменнән; я дөя, я сыер – җиде кеше исеменнән. Корбан чалу ярлы яисә сәфәрдә булган кешегә мәҗбүри түгел (хәтта соңгысы бай булса да).

Корбан чалу вакыты бәйрәмнең беренче көнендә таң вакыты белән керә, әмма җомга һәм гает намазлары үткәрелүче шәһәрләрдә һәм зур авылларда яшәүчеләр өчен ул бәйрәм намазыннан соң гына башкарыла; кечкенә авылларда яшәүчеләр таң ату белән (иртәнге намаз вакыты керү белән) корбан чалу эшенә керешә ала.

Корбан чалучы кеше түбәндәгеләрне эшли ала: итне үзе гаиләсе белән ашый; башка кешеләрне ашатырга (бай яисә хәерче булулары мөһим түгел) яисә аларга итнең бер өлешен бирергә мөмкин; итне гаиләсе өчен калдыра. Әлеге мөмкинлекләрнең һәрберсеннән файдалану өчен итне 3 өлешкә бүлү киңәш ителә, мохтаҗларга бирелгәне өчтән бер өлешеннән дә ким булмаска тиеш.

Чалганда түбәндәгеләр мәҗбүри: Аллаһ исемен әйтү (бисмилләһи), һичьюгы дүрт өлешнең өчесен кисү: үңәч, трахея һәм 2 кан тамыры. Иң яхшысы – корбан чала белгән кешенең әлеге гамәлләрне үзе башкаруы. Корбанлык хайванның Китап әһеле кешесе тарафыннан чалынуы хупланмый (хәтта барлык шартлар үтәлсә дә, корбан гыйбадәт мәсьәләләренә керә һәм ул гади чалу булып тормый). Әгәр ике кеше үзенең хайваннарын бутаса һәм аларның һәркайсы икенче бер хайванны чалган булса, бу рөхсәт ителә һәм бер-берсенә өстәмә кайтарып түләү тиешле түгел. Әгәр мөселман кешесе корбан чалганда Аллаһ исемен әйтергә кирәк икәнлекне белсә, әмма онытса, итне ашарга ярый; әмма махсус рәвештә әйтмәсә, бу итне куллану тыела. “Аллаһу әкбәр” дип өстәмә сүзләр әйтү һәм хайванны кыйблага каратып яткыру мәҗбүри түгел, әмма рөхсәт ителә. Кяфер кеше (атеист) чалган корбан итен ашарга ярамый.

Түбәндәге хайваннар файдаланыла: дөяләр (бер яисә ике өркәчле булуы мөһим түгел), сыерлар, үгезләр (яки буйволлар), сарыклар (яки кәҗәләр). Атлар корбанлык хайван сыйфатында файдаланылмый.

Хайваннар рөхсәт ителгән юл белән алынырга тиеш. Югарыда саналганнардан тыш, һәрбер хайван билгеле бер яшькә җиткән булырга тиеш: дөя – биш яшьтән алып һәм өлкәнрәк; сыер – ике яшьтән алып һәм өлкәнрәк; сарык – бер яшьтән алып һәм өлкәнрәк.

Түбәндәге хайваннар файдаланылмый: ике яисә бер күзе сукыр булса; һичьюгы бер күзе сукыр булса, әгәр аның сукырлыгы күренеп торса һәм корбан чалу урынына хайван үзе килеп җитә алмаса; авыру, ябык булса; колагы, яки койрыгы киселгән булса яисә колагы яки койрыгының күп өлеше киселгән булса (әгәр күпчелек өлеше калган булса, рөхсәт ителә).


Гарәфә көне – Зөлхиҗҗә аеның 9нчы көне (26 май). Корбан бәйрәменнән алдагы изге, мөбарәк көн. Хаҗ гамәле шушы көндә башкарыла. Изге Гарәфә көнендә Җир шарының төрле кыйтгаларыннан Ислам диненең бишенче баганасы, терәге булган хаҗ гыйбадәтен үтәү өчен олы тырышлык һәм ихласлык белән килгән хаҗилар Гарәфәт тавында дога вә гыйбадәт, тәсбих вә тәһлил, истигъфар вә тәлбия әйтеп, хаҗ гыйбадәтенең икенче фарызын үти.

Балигъ һәм акылы камил һәр мөселманга Ислам динендә фарыз булган олы гыйбадәтләрнең бишенчесе – гомерендә бер мәртәбә Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә барып хаҗ кылу.

Хаҗ, Зөлхиҗҗә аенда ихрамга кереп, Гарәфә көне Гарәфәт тавында вәкыф кылу (көтеп тору), аннары Кәгъбәне тәваф кылудан гыйбарәт. Хаҗи, үзе сау-сәламәт булып, Мәккәи Мөкәррәмәгә барып кайтырлык акчасы һәм үзе кайтканчы өендә калган җәмәгатенең ихтыяҗларына җитәрлек малы булган кешегә генә фарыз.

Гарәфә – тану көне. Мөселман календаренда иң әһәмиятле көннәрнең берсе ул. Бу көнне миллионлаган хаҗ кылучы Гарәфәт тавына баскан килеш Аллаһка ялвара. Гарәфә көне генә түгел, Зөлхиҗҗә аеның беренче тугыз көненең һәркайсы да изге, бу көннәрдә ураза тоту, хәер-сәдака өләшү – сөннәт. Бигрәк тә Гарәфә көнендә тотылган ураза ике ел буе кылган гөнаһларны ярлыкарга җитәрлек савап китерәчәк. Бер хәдистә: “Күп кеше Гарәфә көнендә тәмуг газабыннан котылачак”, – диелгән.

Бәйрәм көненең аталышы да, әнә шул изге Гарәфәт тавы атамасыннан алынып, “Гарәфә көне” дип атала һәм ул иң кадерле, изге, олы хөрмәткә лаек бәйрәм көне итеп билгеләп үтелә. “Хаҗ – ул Гарәфә, – диде Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм. – Бу көн – Аллаһы Тәгалә иң күп кешене уттан коткарган көн. Бу көндә ураза тоткан кешенең үткән елгы гөнаһлары белән башка гөнаһлары да гафу ителер”.

Бу зур көндә мөэмин-мөселман кардәш­ләребез хаҗ кыла. Бу көндә Адәм белән Һава җәннәттән җиргә төшерелгәннән соң шушы Гарәфә җирендә гөнаһлары гафу ителеп, очраштылар. “Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә эшләнгән изгелекләрдән дә Аллаһка сөйкемлерәк эш юк”, – диде Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлләм.

Шушы изге көннәрдән соң мөселманнар 10нчы Зөлхиҗҗәдә Корбан гаетен бәйрәм итә. Иртән кояш чыгу белән мөселманнар, төркем-төркем җыелышып, урам буйлап барганда тәкъбир әйтеп, мәчеткә җыела. Ике рәкәгать гает намазы укыйлар.

Мөселманнар бер-берсен котлый, бәйрәм табыннарына чакыра. Гаилә әгъзаларына, туганнарына һәм балаларына бүләкләр өләшә.

Аллаһы Тәгалә Корбан гаетен, бу мөбарәк көндә укыган намазларыбызны, гыйба­дәтләрне, гамәлләрне һәм чалган корбаннарыбызны кабул итсен. Күңелләребезгә иман байлыклары биреп, динебезне тормышыбыз рәвешенә әйләндерергә Раббыбыз үзе тәүфыйк бирсен!

“Тәкъбир әт-Тәшрикъ” көннәре
26, 27, 28, 29, 30 май – “Тәкъбир әт-Тәшрикъ” көннәре, зөлхиҗҗә аеның 9, 10, 11, 12, 13нче көннәре. Гарәфә көнендә (26 майда, Зөлхиҗҗә аеның 9нчы көне) иртәнге намаздан башлап, Зөлхиҗҗә аеның 13нче көнендәге (30 май) икенде намазын да кертеп, егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң (барлыгы 23 тапкыр) сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: “Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллаһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд” дип тәкъбир әйтергә кирәк (ир-егетләр тәкъбирен – тавыш белән, хатын-кызлар эчтән әйтә). Бу “Тәшрикъ көннәре” дип атала. Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкъбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын, дип сөенечтән тәкъбир әйтүдәдер.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

27 майда 9.00 сәгатьтә Уфаның “Лалә-Тюльпан” җәмигъ мәчетендә (Комаров урамы, 5) Русия мөсел­маннарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин гает намазын үткәрә.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас