+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
27 Мая , 07:30

Радий Хәбиров Корбан бәйрәме уңаеннан намазда катнашты

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Ләлә-Тюльпан» мәчетендә Корбан бәйрәме уңаеннан узган күмәк намазда катнашты. Республикадагы барлык мәчетләрдәге кебек үк, биредә дә бәйрәм вәгазе яңгырады.

Радий Хәбиров Корбан бәйрәме уңаеннан намазда катнаштыРадий Хәбиров Корбан бәйрәме уңаеннан намазда катнашты
Радий Хәбиров Корбан бәйрәме уңаеннан намазда катнашты

Бәйрәм хезмәтен Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин үткәрде.

Радий Хәбиров мөселманнарны изге бәйрәм белән котлады һәм бу көннәрдә кешеләрнең якыннары, гаиләләре һәм Ватанны саклаучылар өчен догалар кылуын билгеләде.

— Бу авыр вакытларда безнең догаларыбыз сугышчыларыбызга юнәлгән. Аларның исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез. Һәм, әлбәттә, без аларга һәрвакыт ярдәм итәчәкбез, — диде республика җитәкчесе.

Радий Хәбиров шулай ук республикадагы милләтара һәм динара татулыкны ныгытуда рухи лидерларның ролен ассызыклады һәм Баш мөфти Тәлгать Таҗетдингә сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

— Йортларыбызда тынычлык булсын, илебездә тынычлык булсын. Бәйрәм белән! — диде Радий Хәбиров.

 

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас