+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
1 Июня , 04:25

Балага исемне кайчан кушу хәерле?

Исем кеше шәхесенең бер өлеше булып тора, шуңа күрә Исламда исемгә зур игътибар бирелә.

Балага исемне кайчан кушу хәерле?Балага исемне кайчан кушу хәерле?
Балага исемне кайчан кушу хәерле?
Сүмрәт радыяллаһу ганһе хәбәр иткәнчә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Һәрбер сабый гакыйкасы белән бәйләнештә була. Бала туганнан соң җиденче көнендә чәчен кыралар, исем кушалар, аның өчен гакыйка корбаны чалалар”, – дип әйткән (Имам Тирмизи хәдисләре җыентыгыннан). Әлеге хәдистән балага җиденче көнендә исем кушарга кирәклеге аңлашыла.

Әмма балага туганнан соң беренче көнендә үк исем кушарга мөмкин булуы әйтелгән хәдисләр дә бар. Мәсәлән, Әнәс радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: “Төнлә минем улым туды, һәм мин аны атамның (ягъни Пәйгамбәрләр атасы) исеме белән Ибраһим дип атадым”, – дигәнен риваять кылган (Имам Бохари һәм Мөслим хәдисләре җыентыгыннан).

Китерелгән ике хәдистән аңлашылганча, яңа туган балага исемне беренче көндә дә, өченче көндә дә, җиденче көндә дә, әти-әнисенең теләгенә карап, хәтта моннан соңрак та кушарга була.

“Гакыйка” сүзе гарәп теленнән баштагы “төк (чәч)” дип тәрҗемә кылына. Гакыйка корбаны – бала туганнан соң чалына торган корбан. Ул — сөннәт гамәл. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Бала сәлим, ягъни сәламәт булсын, дисәгез, кыз бала туган очракта – бер, ир бала туса, ике сарык чалыгыз”, – дигән.

Фото: рixabay. ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас