+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
19 Июня , 05:10

“Йортларыгызны кабергә әйләндермәгез...”

Зәйд бине Хәлид әл-Җүһәнидән Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткәне хәбәр ителә: “Йортларыгызны кабергә әйләндермәгез, анда намазлар укыгыз (Силсилә Әс-Сахихә).

“Йортларыгызны кабергә әйләндермәгез...”“Йортларыгызны кабергә әйләндермәгез...”
“Йортларыгызны кабергә әйләндермәгез...”
Шулай ук, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Өйгә бәрәкәт иңсен өчен намаз укырга, азан әйтергә, дога кылырга кирәк”, – дигән.

Ислам дине – бәхеткә юл ул. Безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бөек нигъмәт – изге Коръән китабы иңдерелгән.

Ул киштәләрдә ак тастымалга төрелгән хәлдә айлар, еллар буе кулга алынмыйча торырга тиеш түгел. Коръән уку йортка бәрәкәт һәм бәхет китерә. Дөреслектә, Коръән укылган йортта анда яшәүчеләр өчен иркенлек булачак, анда бәрәкәт артачак, бу йортка фәрештәләр иңәчәк, шайтаннар качачак.

Ә Коръән укылмаган йортта анда яшәүчеләр өчен кысан булачак, аннан бәрәкәт югалачак, фәрештәләр китәчәк, бу йортка шайтаннар кереп урнашачак.

Фото: рixabay. ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас