+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
3 Июля , 06:05

“Әр-Рәхим” мәчетендә төзелеш эшләре ничек бара?

Аның кайбер объектлары быел ук сафка кертеләчәк.

“Әр-Рәхим” мәчетендә төзелеш эшләре ничек бара?“Әр-Рәхим” мәчетендә төзелеш эшләре ничек бара?
“Әр-Рәхим” мәчетендә төзелеш эшләре ничек бара?
Танылган журналист, дин эшлеклесе Мурат Локманов әйтүенчә, Баш­корт­стан  мөсел­маннары Диния нәзарәте рәисе мөфти Айнур Биргалин белән бер очрашуда журналистлар мәчет бинасына экскурсия үткәрү тәкъдиме белән чыккан булган. Һәм менә бер төркем каләм әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре “Әр-Рәхим” җәмигъ мәчетенә килеп, төзе­леш барышы белән танышты.

Бина иң тәүдә үзенең мәһабәтлелеге белән таң калдыра. Аның урыны да уңышлы сайланган — якында гына Уфаның көньяк капкасы, Дуслык монументы урнашкан, көн-төн машиналар агылучы Салават Юлаев проспекты үтә, гүзәл Агыйдел дулкыннары ярга кага. Төзүчеләр мәчетне “Уфаның йөрәге” дип атый, бу, чынлап та шулай. “Әр-Рәхим” төзелеп бетеп ишекләрен ачса, һичшиксез, Башкортстанның гына түгел, Русиянең йөзек кашына, Уфаның сөенеченә, әһәмиятле дини һәм эре мәдәни үзәккә әвереләчәк. 
 
Төзелеш өчен бүген ИСК компаниясе җаваплы булса, подряд эшләрен “Профмастероф Девелопмент” җәмгыяте алып бара. Журналистлар белән шушы оешма җитәкчесе Павел Краснов очрашты һәм сорауларга җавап бирде.
 
Павел Краснов әйтүенчә, төзелеш  үзенчәлекле. Мәчет без яшәгән климатик зонада мәйданы һәм сыйдырышлылыгы ягыннан иң зурысы булачак. Әлбәттә, мондый күләмле проектны камилләштерү, кайбер элементларын үзгәртү таләп ителгән. Үзгәрешләрдән иң мөһиме — диварны мәрмәрдән түгел, керамогранит плитәләр белән тышларга карар итү. Сәбәпләре берничә: беренчедән, мәрмәр бик кыйммәтле материал, икенчедән, ул вакыт үтү белән төсен үзгәртә икән, аны берничә ел саен махсус состав белән эшкәртеп торырга туры киләчәк, бу үзе үк шактый чыгымнар таләп итә. Нәтиҗәдә, кояшка, кар-яңгырга бирешми торган, заманча һәм бәясе дә оптималь булган керамогранит сайланган. Материал “Керамо-марацци” заводларыннан арадашчыларсыз кайтартыла. Һәм ул “Әр-Рәхим” мәчете өчен илле процентка якын ташлама ясаган. “Плитәләрнең төсен, бизәкләрен моңа кадәр беркетелгәннәренә туры китереп сайларга, аларның яктыда да, күләгәдә дә бер төстә булуына ирешергә омтылдык”, — ди төзүчеләр. 
 
Шулай ук тәрәзә рамнарын алмаштыру, яңакларын төзекләндерү буенча шактый эш башкарылган. Тәрәзәләр тыштан күпсанлы булып тоелса да,  байтагы матурлык өчен генә уелган, чөнки диварларның ныклыгына ирешү шартын үтәргә кирәк. Бу кадәр биек бина  (манаралары белән 32 метр) ныклы булырга, килгән меңнәрчә кешеләрне күтәрергә дә тиеш  бит. Шуңа күрә дә диварларның, манараларның, гөмбәзнең ныклыгын тикшерү эшләре башкарылган, аны көчәйтү өчен кайбер урыннарга үзгәрешләр кертелгән.
 
Быел фасад эшләре азаеп, бизәкләү эшләрен беренче катта җәелдерергә уйлыйлар. Аллаһ кушып, барысы да яхшы барса, ел ахырына күмәк намазларга җыелу мөмкинлеге булу ихтимал. 
 
Аллаһы Тәгалә ярдәмен биреп, иншаллаһ, бу бәхетле көннәрне күрергә язсын! Ул көнне республиканың бөтен халкы ихластан көтә, дип уйлыйм.
Бу җәһәттән шундый фикер дә бар. “Әр-Рәхим” мәчете төзелеше өчен халыктан ярдәм җыюга ниндидер махсус счет ачылса, бу мәгълүмат матбугат чаралары, шулай ук социаль челтәрләр аша таратылса, эшләр тагын да җанланыбрак китмәс идеме икән? “Ил төкерсә, күл була”, — ди бит халык. “Тамчыдан күл җыела”, — дигәне дә бар. Ышанам ки, мәчеткә ярдәм итәргә теләүчеләр, әмма сәдакасын кая, ничек күчерергә белмәүчеләр арабызда шактыйдыр. Шулай ук гадирәк эшләргә волонтерларны җәлеп итеп булмый микән, дигән сорау да туа. Кемдер буш вакытында, ял көннәрендә Аллаһ ризалыгы, савапка ирешү өчен физик ярдәмен тәкъдим итә алыр иде, мөгаен. 

Дилбәр БУЛАТОВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас