+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Иман
22 июль , 06:50

Дүшәмбе авыр көнме?

“Дүшәмбе – авыр көн”. Бу гыйбарә белән һәркем таныш. Дүшәмбе чынлап та авыр көнме?

Дүшәмбе авыр көнме?Дүшәмбе авыр көнме?
Дүшәмбе авыр көнме?
Ә дүшәмбе - Исламда иң кадерле, матур көннәрнең берсе. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең туган көне дә дүшәмбегә туры килгән.

Дүшәмбе көнне кылган аерым бер гамәлләр өчен искиткеч зур савап та языла.

Әгәр дүшәмбеңнең җиңел узуын теләсәң, ураза тот. Аллаһының рәхмәтенә ирешергә, тормышын бәрәкәтле итәргә теләгән һәркем нәфел уразасын тота ала. Дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе уразалары нәфел уразаларыннан санала. Моның бик тә олуг гамәл булуы хакында Аллаһы илчесенең хәдисе бар.

Хәзрәти Гайшә радыяллаһу ганһә һәм Расүлебезнең сәхабәсе Әбү Һөрара радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең әлеге сүзләрен риваять иткәннәр: “Фәрештәләр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә гамәлләрнең хисабын күрсәтәләр, ә мин гамәлләремнең ураза кылган вакытта күрсәтелүен телим”.

Әгәр иртәгәге көнне уразада үткәрергә теләсәгез, “Раббым ният кылдым, әлеге дүшәмбе/пәнҗешәмбе уразасын тотмакка”,– дип ният кылырга кирәк булыр.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас