Кешенең баш миендә йөз миллиардларча күзәнәк һәм берничә триллион ярдәмче күзәнәк бар. Бүгенге көндә кеше бу күзәнәкләрнең 12 процентын гына куллана. Ми эшчәнлегеннән яхшырак файдалану һәркемнең үзеннән тора. Яттан өйрәнү баш миен күнектерү ысулларының берсе булып санала. Япониядә, мәсәлән, мәктәптә бөтен нәрсәне яттан өйрәтәләр.
Күп ятлаудан ми череми, ди галимнәр. Ә менә ялкаулыктан төрле баш мие авырулары килеп чыгуы ихтимал. Балаларга күп итеп яттан өйрәнү тагын да яхшырак. Менә ни өчен безнең бабайлар Коръән сүрәләрен һәм догаларны яттан өйрәнгән.
Фото: рixabay. ru