+5 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Иман
6 Августа , 08:05

Әҗере килү туктамый торган өч гамәл

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Әти-әни баласына бирә алган иң күркәм нәрсә – тәрбия”, – дип әйткән. Шулай ук икенче бер хәдистә болай дип әйтелә: “Әти кеше өчен бала тәрбияләү көн саен күп сәдака биреп баруга караганда яхшырак”.

Әҗере килү туктамый торган өч гамәлӘҗере килү туктамый торган өч гамәл
Әҗере килү туктамый торган өч гамәл

Тагын бер хәдистә: “Тәкъва булыгыз һәм балаларыгыз арасында гаделлек белән эш итегез (аларның һәрберсенә дә бертигез игътибар бирегез һәм кайгырту күрсәтегез)”, – дип әйтелә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Дөреслектә, кыямәттәге хөкем вакыты үткәч, җәннәттәге бер кеше үзе лаек булмаган дәрәҗәләргә күтәрелер. Ул шулвакыт: “Бу дәрәҗә миңа ни өчен бирелде?” – дип гаҗәпләнер. Аңа: “Бу – балаңның синең гөнаһларыңны ярлыкауны сорап кылган догалары өчен”, – дип җавап кайтарылыр", – дип әйткән.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Кеше үлгәч, өч төрле гамәлдән тыш, кылган гамәлләре өчен әҗер килү туктый. Ул өч гамәл: әҗере бетми торган сәдака – сәдака җәрия, кешеләргә файда китерә торган гыйлем, аның өчен Аллаһы Тәгаләгә дога кылачак изге бала”, – дип әйткән.

Фото: рixabay. ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас